Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Иске Чаллының олпат заты Газимҗан ага Гайсинга 1 майда 90 яшь тулыр иде

Иске Чаллының олпат заты Газимҗан ага Гайсин хәзергә кадәр исән торса, 1 майда аңа 90 яшь тулыр иде.

Ни аяныч, җитди авыраса да чыраена үзенең борчу-хәсрәтләрен беркайчан чыгармыйча-зарланмыйча һәрчак ачык йөз белән аралашучан кешенең моннан 16 ел элек үк, нибары 71 яшендә бакый -лыкка күчүен әлегәчә күңел кабул итә алмый. Шәхсән үзем, 1983 елдан 1985 нче елларга чаклы Яңа Чаллы урта мәктәбендә эшләгән чорда аның белән даими күрешеп торгач, Газыйм аганың үзенең кулы астында эшләүчеләргә дә, гомумән авыл халкына да чытык йөз күрсәткәнен, дорфа сүз әйткәнен күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады.


Ул эшләгән чорда “Ярыш” совхозының сарыкчылык белән шөгыльләнүче Ис -ке Чаллы бүлекчәсе бөтен район буенча алдынгылыкны бирмичә, даими макталып килде. Чөнки Газыймҗан Галимҗан улы халыкны яхшы оештырып эшләтә дә, эшләгәннәрен күреп, аларны тиешенчә бәяли дә белде. Бу аңла -шыла да, аяусыз авыр сугыш чорында 11 яшеннән үк өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшендә җигелеп тартып, тәмам лаеклы ялга чыкканчы 55 елдан артык хезмәт стажы җыйган кеше генә гади халыкның ни белән яшәвен, нәрсәгә мохтаҗ булуын төбеннән-тамырыннан аңлый. Шуңа күрә дә ул бүлекчә идарәчесе буларак үз эшчеләренә генә түгел, гозер белән мөрәҗәгать итүче һәркемгә: “Барыгыз совхоз директорыннан сорагыз!” -дип куып чыгармыйча, барысын да үзе уңай хәл итәргә тырыша торган булды.


Гомумән, Газыймҗан ага кешегә бик ярдәмчел, һәрвакыт булышырга әзер торучан игелекле җан иде. Үзе идарә иткән елларда ул белемгә омтулачан Иске Чаллы яшьләрен укырга кертергә, теләгәннәрен төрле җирләргә эшкә урнаштырырга да аз ярдәм итмәде. Шул ук вакытта үзләренең 4 баласын да эшкә батыр, укырга сәләтле, михербанлы-итәгатьле иттереп тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырды. Монда шунысын да искәрергә кирәк, 4нче баласын тапкач өзлегеп калган җәмәгате Җәүһәрия апаны да ул бала карагандай тәрбияли. Ә ул Газыймҗан ага вафатыннан нәкъ ике айдан соң ире артыннан бакыйлыкка күчә.  


Төпчек малайлары Фәрит  9-10 нчы сыйныфларда мин Яңа Чаллы мәктәбендә эшләгән вакытта укыганлыктан, аның хакында фәкать иң уңай һәм якты фикерләр генә күңелдә сакланып калган. Классларының гына түгел, тулаем мәктәп укучыларының лидерларыннан берсе буларак ул, бик яхшы укуы өстенә төрле өмәләрдә, совхоз эшенә чыкканда, башка төр җәмгыятькә файдалы хезмәтләрдә катнашканда һәрвакыт беренче булып, бөтен күңелен биреп тырышып эшли торган иде. Шул ук вакытта Фәрит бик әйбәт укуы өстенә әнисе авыру сәбәпле, барлык өй эшләрен дә ялт иттереп башкарып барырга өлгерә.


Хәер, Газыймҗан агаларның барлык балалары шундый булуын хәзер каршы-күршебездә Ислам Нуруллин белән күркәм генә тормыш алып баручы кызы Румия ханым буенча,  аның бөтен йорт-җирләрен гөлбакчага әйләндереп тотуыннан күреп тә әйтергә мөмкин. Аларның ике кызлары да, әнә нәселләренә хас булганча, мәктәпне Алтын медальгә тәмамлап, КФУның финанс-экономика факультетында укып чыгалар.


Газыймҗан Галимҗан улы зур кыенлыклар кичерсә дә, бик бай эчтәлекле тормыш юлы үтеп, үз артыннан игелекле эшләре –гамәлләре белән якты эз калдырган райныбызның күренекле шәхесе иде. Аның турында хәтерләрне яңартканда шунысы да искә төшә: ул хуҗалыклары “Ярыш” өчен генә түгел, бөтен район өчен дефицит кирәк-яракны табучы – тәэминатчы ролен дә бик оста башкара торган булды. Кем әйткәндәй, шайтан белән дә уртак тел таба белеп, министрларның ишекләрен тибеп ачып кереп, районга тәҗел кирәк булган орлыгын да, катнаш азыгын да, дуңгызлар өчен балыгын да ваганлап алып кайта  белде. Бик кызганыч билгеле, хәзергәчә үзе исән булса, балалары кебек үк барлык оныкларының да югары уку йортларын уңышлы тәмамлап,  халык хуҗалыгының төрле тармакларында җаваплы урыннарда әйбәт кенә хезмәт итүләрен һәм дәү әтиләре сыман үрнәк рәвештә тормыш алып барулырын күреп, ничек сөенер иде ул!                        
 

Шәһит Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев