Кар дәү әтием Нәсыйхулла Насыйбуллин Суслонгерда хезмәт итә
Бөек Ватан сугышы илебезгә әйтеп бетергесез зур югалтулар алып килә, кайгы-хәсрәт кагылмаган бер генә йорт та калмый.
Яз аенда ил халкы фашистлар Германиясе кебек куркыныч көчне җиңгән батыр солдатларын каршылый. Күпләр дәрәҗәле исемнәр ала, орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Әмма хәрбиләр арасында батырлыклары күләгәдә калган гади сугышчылар да була бит. Мин исә дәү әтиемнең дәү әтисе Хәлиулла Насыйбулла улы Насыйбуллин гаиләсе турында сөйләргә телим.
Хәлиулла Насыйбуллин Бөек Ватан сугышына чакырылмый, чөнки улы олы яшьтә була инде. Әмма аның ике улы сугышта катнаша, ә өч кызы һәм бер улы иртәдән кичкә кадәр колхозда эшли.
Хәлиулланың улы – минем дәү әтиемнең әтисе Нәсыйхулла. Ул 1941 елда армиягә чакырыла. Сәламәтлегендә тайпылышлар булу сәбәпле, ул фронтка җибәрелми, ә Суслонгердагы хезмәт армиясендә калдырыла. Сугыш вакытында Суслонгер лагеренда булучылар андагы тормышны йөрәк тетрәндергеч хәлләр буларак искә ала. Хезмәт лагеренда булучылар исә ач килеш тәүлегенә 16-18 сәгать эшли. Анда ачлык һәм салкыннан күпме кешенең гомере өзелә бит…
Карт дәү әтиемнең әнисе Мәликә ике тапкыр җәяү улының хәлен белергә килә, ул чана белән тартып, аңа азык-төлек алып килә. Сугыш төгәлләнгәч, карт дәү әти анда урман кисүче булып эшли, ә аннары әлеге эшчеләрнең бригадиры да була. 1950 елда чираттагы тапкыр вакытлы ялга кайткач, Карга авылы кызына – минем карт дәү әнием Сәбихага өйләнә. Алар балачактан – аның әтисе Ташбилгедә рәис булып эшләгән вакыттан таныш була. Өйләнешеп, алар кабат Марий Элга китәләр. Анда аларның 7 балалары туа.
Бар авырлыклар, ачлык, салкыннар эзсез генә узмый. Карт дәү әтием бик нык авырып китә һәм 1966 елда гаилә туган авыллары Ташбилгегә күченеп кайта. Шуңа карамастан карт дәү әтием колхозда ат караучы булып эшли. Әмма озак яши алмый – 57 яшендә ул гүр иясе була.
Ватанына тырыш хезмәте өчен ул “СССР төзелеш министрлыгының социаль ярышлар отличнигы” значогы белән бүләкләнә. Дәү әтиемдә аның бик күп грамоталары, күкрәк значоклары саклана.
2022 елда без бар гаиләбез – 6 бала, килен, кияү, оныклар һәм оныкчыклар карт дәү әтиемнең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Балалар аны зур хөрмәт һәм ярату белән искә алды. Мин дә бик кызыксынып, дәү әтием Риастан (карт дәү әтиемнең кечкенә улы) аның турында сораштым. Ул миңа әтисе турында бик күпне сөйләде. Мин шундый гадел, яхшы күңелле, батыр карт дәү әтием – Нәсыйхулла Хәлиулла улы Насыйбуллин белән горурланам.
Миңа калса, Бөек Җиңү турында сүз бара икән, аны яулап алуга үз өлешен керткән бер генә кеше дә онытылырга тиеш түгел, аларны зур хөрмәт белән искә алырга кирәк. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре авырлыкларга карамастан лаеклы кыз-уллар үстергән. Бүген инде аларның балалары, оныклары тыныч тормышта яши, хезмәт белән көн күрә һәм менә без бабайларыбызның батырлыкларын белеп, алар белән сокланабыз һәм үзләренә рәхмәтле булабыз.
Инзил Насыйбуллин, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев