Карт дәү әтием Шәһит Рәхимов сугышта ике тапкыр яралана
Әниемнең дәү әтисе, минем карт дәү әти – Шәһит Шәрип улы Рәхимов турында язарга булдым.
Ул да Бөек ватан сугышында катнашкан.
Карт дәү әтием 1925 елның 26 августында Түбән Әлки авылында туган. Гомеренең иң матур чаклары кабатланмас яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Ул вакытта ачлык булганга күрә, аның гаиләсенә бик авыр була. Ул 1943 елда 18 яшендә хәрби хезмәткә алына. Ул вакытта егетләрне армия хезмәтенә хәзерләү ашыгыч темплар белән алып барыла. “Безне корал белән эш итәргә өйрәтәләр, ә хәрби ант кабул иткәннән соң, фронтка озаттылар”, – дип сойләгән булган ул минем әнием Гөлнурга.
1943 елның февралендә карт дәү әтием беренче тапкыр дошманга каршы сугышчан хәрәкәттә катнаша. Фашистлар баштанаяк корал белән тәэмин ителгән, тамаклары тук, өр-яңа киемнәрдә. Дошман автоматлары – озын юллар үтеп арган, винтовкалар белән генә коралланган Совет солдатларына каршы килә. Фашистлар сан ягыннан күп булсалара да, безнең батальоннар аларның хөҗүмен кире кайтарып тора алганнар.
1943 елның сентябрендә Япониядә сугышканда аны командир итеп билгелиләр һәм шунда ук ул пулеметчик та була.
Шул Бөек Ватан сугышында карт дәү әтием ике тапкыр яралана: беренчесе – җилкәсенә, икенчесе – кулына эләгә. Япония белән сугышканда аңа “За боевые заслуги” дигән орден бирелә.
1945 елда сугыш бетсә дә, карт дәү әтием 1950 елда гына туган иленә кайта. Хәрби хезмәттән кайтучы сугышчыларны өйдә дә җиңел тормыш көтми: җимерелгән халык хуҗалыгын торгызырга, аякка бастырырга кирәк була. Туган авылына кайткач та, карт дәү әти җиң сызганып эшкә керешә. Авылдашлары белән бергә кырларда икмәк игә, көнне төнгә ялгап басуда эшли. Соңыннан “Сельхозтехника”да, колхозда хезмәт куя.
1950 елның декабрендә карт дәү әтием үзенең тормышын яраткан кешесе – карт дәү әнием Асия Идият кызы белән бәйли. Караңгыдан-караңгыга кадәр бергә басуда хезмәт куйган чакларын алар әниемә сагынап та, горурланып та сөйли торган булганнар.
4 сыйныф укучысы Айгөл Кашапова,
Татар Борнае авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев