Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Клуб мөдире Сиринә Задаевадан уңдык

Салман авылында зур һәм заманча клуб 1973 елда төзелде һәм ярты гасыр буена халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә.

 Узган гасырның 70-90 нчы елларында халык мәдәни чараларга бик теләп, концерт-театрларга агылып йөрде, заллар тулы булды. Күрше авыллардан, районнардан, республикалардан килеп чыгыш ясадылар. Абруйлы җырчыларның, баянчыларның, фокус һәм гипноз осталарының чыгышларын сокланып карадык.
Якташыбыз, юмор һәм нәфис сүз остасы Әзлә Яһудинның ( Яңа Чаллы авылы) сәхнәгә кош кебек очып чыгуын, үзе тальян гармунда уйнап, шаян такмаклар җырлавын олы буын кешеләре хәтерлидер.
Очучы-герой Михаил Девятаевның да авылыбызга килеп, халык белән очрашканда фашистларның яшерен хәрби очу базасында әсирлектә булуын һәм шушы утраудан бер төркем иптәшләре белән дошман самолетына утырып очып китүен, илебезгә кайтуын тәэсирләнеп сөйләве дә исебездә.
2016 елда мәдәният йортында зур төзекләндерү эшләре башкарылды һәм декабрь аенда 100 урынга исәпләнгән бина тантаналы төстә ачылды. Биредә халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар – авыл Советы, китапханә һәм элемтә үзәге урнашты. 


Шулай да мин язмамда, үткәннәр түгел, ә ел ярым элек эшли башлаган клуб мөдире Сиринә Задаеваның эшчәнлеге турында сәйләргә телим. Ул әлеге хезмәткә керешүенең беренче көннәреннән үк бинаның тышкы ягы чисталыгына  һәм эчке диварларның бизәлешенә игътибар итте. Милли бәйрәмнәр аның игътибар үзәгеннән читтә калмый. Олылар һәм балалар өчен аерым-аерым чаралар үткәрә. Менә аларның кайберләре – Май чабу, күңелле көпчәк, бәрәңге һәм бал бәйрәмнәре, көзге бал, Өлкәннәр һәм Республика көннәре.


Сиринә Рәфис кызы үзенең еллык һәм айлык эш планында каралган чараларының үтәлүенә ирешә. Хәтта бер бүлмәнең чатында ул музей экспонатларын урнаштыруны да кирәк дип санаган. “Оста куллар”, “Сәхнәләштерелгән күренеш”, “Декоратив кулланма сәнгать”, “Сәламәт яшәү рәвеше” түгәрәкләре эшләп килә. Ә яңа оешкан “Салманочка” ансамбле аеруча игътибарга лаек. Рус милләтеннән булган әлеге җиде кешедән торган коллективның бишесе, читтә яшәп лаеклы ялга чыккач, туган авылларына кайтып яшәүчеләр. Алар вокал, хореография буенча чыгышлар ясыйлар һәм гореф-гадәтләрне сәхнәләштерәләр.
Ансамбльда чыгыш ясаучы Любовь Владимировна үзләренә һәм балаларга костюмнар тегә (һөнәре тегүче), клуб мөдиренә һәр эшенә ярдәм итә, шушы сыйфатлары өчен ул абруй казанды, халык та аңа рәхмәтле. 
Агымдагы елның республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы икәнен исәпкә алып, Сиринә Рәфис кызы үз эшен шуңа яраклаштырып алып бара. Вазифасын  тырышып башкара,һәр чарага бар көчен куеп, тырышып әзерләнә. Авыл халкы да мәдәният тормышы белән кызыксынып яши. “Авылдашларымның ярдәмен тоеп һәм рәхмәтләрен ишетеп яшим. Бу – зур бүләк диеп саныйм”, – ди Сиринә.
Ул һәр бурычны ахырга кадәр җиренә җиткереп башкаруны максат итеп куя һәм бары тик алга гына барыра кирәк, дип саный. Аның эшендәге төп девизы: “Армый-талмый халыкка хезмәт итү”. Без дә Сиринә Задаевага алга таба тагын да уңышларга ирешүен, сәламәтлек телибез. 
Фердинанд Мәхмүтов,
Яңа Салман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев