Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мәстүрә Галиева – бер гасыр үзгәрешләрен, авырлык-михнәтләрен күргән кеше

Әнием Мәстүрә Галиева – бер гасыр үзгәрешләрен, авырлык-михнәтләрен күргән кеше.

 Ул 1901 елның октябрендә Түбән Биктимер авылында дөньяга килгән. Туксан бергә җитеп, бакыйлыкка күчте. Әниебезнең чал башыннан ниләр генә узмаган. Өч сугыш үзе генә ни тора! Вайҗиһа, Габдулла, Хазирә, Гаптерәзәк, Зөлфәнур, Сәгадәтбикә, Нәзирә, Рәбигә, Әнвәр, Әсрар, Корбангали – болар барысы да әнием Мәстүрә һәм әтием Әбрар балалары. Канлы, ачы 1944 елның көзендә унҗиде яшьлек бала Гаптерәзәк сугышка китеп, кызы Хазирә тормышка чыккач, әнием салкын өйдә бар балаларын кочаклап ялгыз кала. Ялгыз, чөнки шул ук елны әтине дә 10 елга төрмәгә утырталар. Безнең әти сугыш вакытында колхоз рәисе булып эшләгән. Авыр сугыш чорында авылның  бала-чагасын, әби-бабайларын үлемнән алып калган. Ул заманда Сталин исеменнән яхшы эшләр өчен утырталар иде шул. Йортта иң олы бала Зөлфәнурга нибары ундүрт яшь була. Кечесе – имчәк баласы. Ягарга утын, өскә кием, ашарга бер телем ипи юк. Советлар власте булмаса, ник бөтенең бергә өелешеп үлмисең, беркемнең эше булмас иде. ”Якты юл” колхозы ташламады. Район ярдәм кулын сузды. Бу игелеккә җавап итеп, әнием эштән кайтып кермәде: урак урды, урман кисте, җир сөрде.
 Ачлык-ялангачлык булуга карамастан, салымын да түләргә кирәк, ә акча юк. Кызыл төстә сыерыбыз бар иде, сатарга булдык. Абый язган: “Сатмагыз, акча салырмын”, – дигән. Үзеннән котылырга теләүләрен сыер да аңлаган, күрәмсең. Әниемнең: “Иртән почмак тәрәзәсеннән сыер карап тора. Ә күзеннән мөлдер-мөлдер яшь ага”, – дип сәйләгәне хәтердә калган. Малкайны сатып та кайталар, акча да килә. Икенче көнне иртән үзен янә өйгә алып та кайталар. Терлек тә аңлый: балаларга тәмле сөтен бирә. Су эчкәндә, әнинең кулын ялый.
11 бала үстергән герой ана 57 яшендә лаеклы ялга чыкты. Шуннан соң да әле 60 яшенә тикле чәчү, урак чорында кырда механизаторлар ашатып йөрде. “Актай” совхозында эшләде. Гомере буе бер көн ял белмәде, бер минут утырып тормады. “Герой ана” орденын кулына китереп биргәч кенә биш минут тыңлап торган. Авылдашлар да аның тынгысыз кеше булуын яхшы белеп: “Шул чакта гына ял итеп алгандыр ул”, – диләр. Шул орденын күкрәгенә тагып, ул бер мәртәбә фоторәсемгә дә төшә алмаган. СССРның теләсә кайсы почмагында бушлай йөрергә хокук бирүче кенәгәсе булса да, район үзәгенә баручы ат арбасына да утырмаган. Өченче дәрәҗә “Ана даны”  орденын тагып төшкән бары бер рәсеме сакланган. Ургәгар авылының физкультура укытучысы Ханифулла абый килеп, мине – гер күтәртеп, әнине орденын тактырып төшергән иде. 
... Әни безне ялгыз аякка бастырды. Рәхмәт үзенә. Гаптерәзәк атлы улы, 29 ел туган иленә хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсенә күтәрелде. Әсрары – шахтёр, язучы, сабантуйлар батыры. Әнвәре Казан медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлап, башкалада эшләде. Кызганыч, әмма гомере кыска булган: 2022 елның 25 февралендә аны мәңгелек йортка озаттык та инде. Төпчеге мин дә гер күтәрү һәм татар көрәше буенча спорт мастеры булдым. Калганнар да тормышта үз юлларын таптылар, төрле өлкәләрдә илебезгә тырышып эшләделәр. Әнинең 90 яшьлек юбилеен барыбыз да бергә җыелышып, бездә үткәрдек. Җырлап та, биеп тә алдык. 
Әнием һәрнәрсәнең кадерен белеп яшәде. Безнең өчен маяк булды. Кадерлебезне 1992 елның 8 августында мәңгелек йортка озаттык. Әниемне, бергә яшәгән елларны еш хәтеремә төшерәм. Корбан гаетен ничек каршы алуыбыз күз алдына килә: азан моңы, балан бәлеше, тәмле коймак исе, матур итеп киенгән әби-бабайлар. Авыл гөрли. Һәрбер өйдә аш, кунакка чакыралар... Бу көннәр ХХ гасырда калды. 
Көтәм, әнкәй, сине һаман көтәм,
Картлык-шатлык килеп җитсә дә.
Ачы язмыш эзе чәчләремә
Балан чәчкә карын сипсә дә.
Нигезебез дә бар, ялгыз алмагач та исән.  Кояштай җылы, якты йөзле әниебез генә юк шул инде. Ак чәчәкле гөлләрең тәрәзә саен чәчәк ата, сагыналар үзеңне. Әнием без сиңа рәхмәтле, хәзрәт дога укый, без кул күтәреп  аңа кушылып дога кылабыз. Тыныч йокла. Урының җәннәттә булсын.
        Бишек җырың моңы 
Назлый колагымны,
Күкрәк сөтең тәме телемдә.
Изге теләкләрең мине җитәкләде
Адашамын дигән көнемдә.

Корбан Галиев, Түбән Кама. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев