Соңгы сулышларына кадәр көрәшкәннәр
Бөек Ватан сугышы төгәлләнүгә күп вакыт узды инде, әмма ул авыр еллар, куркыныч вакыйгалар бүген дә безнең хәтерләрдә.
Ул илебездәге һәрбер гаиләгә диярлек кагыла, чөнки фронтка бит әтиләр, ирләр, уллар, абыйлар чакырыла. Ул безнең дәүләт тарихындагы һәрбер кеше күңелендә дә тирән эз калдырган иң куркыныч сугышларның берсе. Совет халкы өчен бу Җиңү бик зур югалтулар бәрабәренә бирелә. Яраткан Ватанының иреген һәм бәйсезлеген яклап, яу кырларында миллионларча кеше һәлак була. Шуңа да бу Җиңү безгә аеруча кадерле ул.
Тыныч тормышта яшәвебез өчен без дошман белән фидакарьләрчә көрәшкән дәү әтиләребезгә рәхмәтле. Алар туган илләренең чын ватанпәрвәре булган. Шуңа да без бу батыр сугышчыларны онытмаска, аларны искә алып, үзебездән соң килгән буыннарга да сөйләргә тиеш.
Минем дәү әтиемнең әтисе Падюшев Алексей Васильевич та бу рәхимсез сугышта катнаша. Ул 1924 елда Иске Тахталы авылында туа. Фронтка ул 1942 елның 20 августында чакырыла һәм 1945 елның 20 октябренә кадәр сугышчан юлны үтә. Советлар армиясенә алганнан соң, аны 113 нче запас полкка юллыйлар һәм курсант итеп билгелиләр. Өйрәтелгәннән соң, ул Сталинград фронтына эләгә. 62 нче полк составында автоматчы булып сугыша.
Карт дәү әтием сөйләгәннәрдән мин 1943 елның 23 гыйнварында алар полкының фашистлар яулап алган “Кызыл Октябрь” совхозын алу өчен сугышуларын беләм. Икенче тәүлектә дошман юк ителә, әмма совхоздан бары тик хәрабәләр генә кала. Бу сугышта карт дәү әтиемнең уң аягы яралана. Ул госпитальгә эләгә, ә дәваланганнан соң, аны армия базасын тәэмин итү белән шөгыльләнүче 172 нче аерым бер ротага билгелиләр. 1944 елның маеннан ул 2 нче Украина фронты составындагы тыл штабы элемтәчесе булып эшли. Сугыш ахырына кадәр ул шул вазифаны башкара.
Карт дәү әтием гаиләсенә әйләнеп кайта. Ул сугышның соңгы көннәренә кадәр якыннары белән күрешү турында хыялланып яши. Нәкъ менә шул өметләр, күңелендәге ярату аңа авыр сугыш юлын үтәргә мөмкинлек бирә.
Минем карт дәү әтием “Сугышчан казанышлары өчен”, “Сталингардны саклаган өчен”, “Җиңүнең 20 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел” медальләре белән дә, хезмәттә уңышлары өчен дә бүләкләнә.
Дәү әтием Анатолий әтисе Алексей Васильевичның сугыш турында сөйләргә яратмавы турында әйтә иде. Ә документаль һәм нәфис фильмнар караганда, һәрвакыт елаган ул. Улына исә: “Безнең балалар сугышның ни икәнлеген дә белмәсен, без кичергән коточкыч хәлләрне алар күрмәсен өчен, мин барысын да бирергә әзер”, – дип кабатлый торган булган.
Кызганыч, әмма мин карт дәү әтиемне күрмәдем инде. Әмма мин “Үлемсез полк”та аның фотосурәтен горурланып күтәреп бардым, ул фотосурәт белән 9 Май митингында, Җиңүгә, Бөек Ватан сугышына багышланган акцияләрдә катнаштым. Мин илебез тарихын яратам. Мәктәптә тантанлы чараларда һәрвакыт Россия гимны куела, ул вакытларда мин зур дулкынлану кичерәм.
Еш кына үземә шундый сорауларны бирәм: мин дә шундый ук көчле, куркусыз, нык була алар идем микән? Балалар, онакларның якты киләчәге өчен гомеремне фида кыла алыр идемме? Бу сорауларга мин: әйе, мин дә шундый, дип җавап бирәм. Мин дә ватанпәрвәр һәм яраткан илемнең иминлеге өчен күп нәрсәдән баш тарта алам. Мин гаиләбез, мәктәп, туган авылым, дәүләт гадәтләрен беләм һәм аларны үтәргә тырышам. Мин үз илемнең тарихын беләм һәм хөрмәт итәм, сыйныфташларымның, укытучыларның, бүгенге көндә дәүләтебезнең куәтен ныгытуга үз өлешен керткән һәркем белән горурланам. Мин үз Ватанымның якты киләчәгенә ышанам һәм һәр көнне диярлек яраткан илем өчен бер генә булса да яхшы эш эшләргә тырышам.
Полина Падюшова, Иске Тахталы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев