«Сталинград сугышы безнең гаиләгә дә кагылды»
Соңгы вакытта телевидениедә Сталинград сугышы турындагы тапшырулар еш күрсәтелде. Мин аларны күз яшьләре белән карадым. Чөнки әлеге канлы бәрелешләр безнең гаиләгә дә кагылды.
Якыннарым – Иске Әнҗерә авылында гомер иткән дәү әтием Сөләйман һәм Зөбәрҗәт Гарифуллиннарның баһадирдай ике уллары Идрис белән Вәкыйфь, әлеге шәһәрне азат итүдә катнашып, сугыш кырларында һәлак булган.
Алар – минем әнием Галиянең бертуган абыйлары. Әни сөйләвенә караганда, абыйларым зыялы, булдыклы, тырыш, тәвәккәл кешеләр булган. Алар икесе дә укытучы: Идрис абый тарих фәненнән гыйлем биргән, Үргәагар мәктәбе директоры булган, ә Вәкыйфь абый анда зоология фәнен укыткан. Идрис абый, сугышка киткәнче, гаилә корырга өлгергән: аның Юныс исемле бер яшьлек улы калган. Ә Вәкыйфь абый, утка кергәндә, бары тик 20 яшьлек кенә булган әле.
Кара мөһер белән хатлар килгәч, әнинең тирә-күршенең бөтен өй белән елауларын әрнеп искә алуы әле дә хәтердә. Еллар узгач кына аңлыйсың “Хәтер китабы”ның ни өчен түр башында булуын... Идрис абыйның анда исеме кертелгән, әмма һәлак булган елы күрсәтелмәгән. Аңардан соңгы хат 1942 елның 25 ноябрендә килә. Вакыйфь абый исә Витебск өлкәсендә 1943 елның 3 декабрендә һәлак була.
Бездә Идрис абыйның фронттан язган хатлары изге ядкарь итеп саклана. Аларны дәү әти белән дәү әни дә, кат-кат укып, күңелләрендәге якты һәм авыр хатирәләрне уртаклаша, бер-берсен юаталар иде. Илнең зур фаҗигасе чагылган гади солдат хатларын сезгә дә юлладым:
“Кадерле әтием, әнием, Мәйсәрәм, Юныс улым, Галия, Зәмзәмия сеңелләрем! Сезне барыгызны да сагынып, кайнар сәламнәремне язам.
Менә безнең аерылышуга ай ярым вакыт үтте. Ә миңа ел ярым узды кебек. Әй Аллам, алда ниләр көтә икән? Имеш, кайберәүләрне язгы чәчүгә кайтаралар, ди. Нинди бәхетлеләр кайтыр икән?! Их, әти, син армиядә булган кеше, барысын да беләсең. Без монда килгәнче, сезнең аркада рәхәт яшәгәнбез икән...
Вәкыйфь белән аралашкан юк. Үземнән бигрәк, аны жәллим. Ничек яши икән, җаным? Ул мине бигрәк тыңлый иде... Киткәндә, авыр булыр дип, ике икмәген Әхмәтвәли абыйга калдырган, мескен. Их, шул икмәкләр булса икән?”
* * *
“... Хатымны Луза госпиталеннән язам. Галия сеңлем, әтием, сезне төшемдә күрдем. Галия үзе гармунда уйный, үзе җырлый. Әти аңа кушылып җырлый. Мәйсәрә һәм мин дә анда, имеш...”
* * *
“...Бу хатны Владимир шәһәреннән язам. Ул Мәскәүдән 800 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда барганда, юлны карап килдем. Урак уралар. Шуларны күреп, авылны искә алдым. Бик тә кайтасы килә. Шәһәр зур түгел, матур гына. Монда күпме ятарга туры килер – билгесез. Яра үзе җыелып килә. Ашау яхшы түгел. Бу ләгънәт төшкән сугыш кайчан бетәр. Салкын кыш җитә...”
* * *
“...Мин бу хатымны Можайск шәһәренең кыр госпиталеннән язам. Бүген – 20 август. Ике җирдән мина кыйпылчыгы белән яраландым. Алар эчтә булса кирәк, чыкмады. Алганнары юк. Сөяк ватылмаган. 3-5 көн саен, кабат бинтлыйлар. Фронттан 70-80 км артка кайтардылар. 40-45 чакрым җәяү өстерәлдек, аннары машина алып кайтты. Хәзер тимер юл станциясе янында ятабыз. Безне Мәскәүгә озатырга тиешләр. Минем яра авыр түгел. Таякка таянып, кылт-кылт йөри бирәм”.
* * *
“... Их, кыен сугыш хәлләре. Белмим, кайчан моның чиге булыр, Урам тулы кулсыз-аяксыз, үлә алмый тилмерүчеләр дә күп.
Улым зур үскәндер инде. Их, шуны күреп, бер сөяр идем соң... Әни, Мәйсәрә, Юнысны яхшы карагыз, сөегез. Галия, Зәмзәмия сеңелләрем, кыен булса да, укуларыгызны ташламагыз...”
Эльза Мөрсәлимова, Апак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев