Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Телне саклау ул – безнең борынгыдан килгән динебезне дә саклау

Хәзерге күп китапларда һәм мәкаләләрдә татар халкын һәм милләтен динебез саклап калган диелә.

 Әйе, бу дөрестән дә шулай. Чөнки татарлар Россиянең кай җирендә яшәсәләр дә, авыллар булып, күмәкләшеп яшәгәннәр, ягъни мәхәллә булып ( зур авылларда берничә мәхәллә дә булган. Әйтик, өч мәчет – өч мәхәллә). Мәхәлләнең имамы, мәзине, әгәр мәдрәсәсе дә булса, хәлфәләре дә булган. Алар халыкны шәригать кануннары нигезендә нык тотканнар, дини аң-белем биргәннәр. Халык та динне, гореф- гадәтләрне нык саклаган. Дәүләт тә татар авылы тормышына әллә ни кысылмаган. Ләкин бу Екатерина II указыннан соң гына шулай була. Ул мөселман- татарларга дин иреге бирә. Ә аңа кадәр Анна Иоанновна, Елизавета Петровна патшабикәләр һәм Яңа чукындырылганнар конторасы башлыгы Лука Конашевич (Аксак Каратун) заманнарында татар халкын җәберләүләр чиктән аша. Көчләп чукындыру, мәчетләрне, мәдрәсәләрне юк итү, икътисади кысу ысуллары киң кулланыла. Шул шартларда да татар халкы бирешми, динен дә, гореф- гадәтләрен дә саклап кала.
Халыкның ят гореф- гадәтләрне кертмәвенә тарихтан бер мисал: 1878-1879 елда Казан губернасының татарлар яши торган күп кенә төбәкләрендә крестьяннарның бик көчле чуалышы булып уза. 1878 елда Россия дәүләте  чиновниклары төзегән “Авыл халкы үтәргә тиешле йөкләмәләр” исемле бер инструкция килеп төшә. Бу күрсәтмәдә авыл халкы хисабына янгын куркынычсызлыгын көчәйтү буенча кайбер чаралар карала. Мәсәлән, авыл капкалары янына багана утыртып, аңа беркетелгән тактага урыс телендә кайбер мәгълүматлар язылырга тиеш була, ә авыл уртасындагы колгага, янгын чыга калганда кешеләрне чакыру өчен, чаң урнаштыру таләп ителә. Менә шушы хәл күп төбәкләрдә фетнәләр китереп чыгара да инде, шул исәптән Алпарда да. Чөнки мөселман татарлар бу чараларны чукындыруга әзерлек дип аңлый. Нәтиҗәдә, халыкка йөкләтелгән эшләр үтәлмичә кала.
Большевиклар хакимияткә килгәнче татар халкы үз дине, үз мәктәбе, үз гореф-гадәтләре белән яшәгән. Шулай итеп,  халкыбыз Октябрь революциясенә кадәр милли-мәдәни автономия хокукларында гомер иткән дип әйтеп була. Һәм ул вәзгыятьтә дин, аның муллалары, байлары татар халкын чын мәгънәсендә саклап калганнар дияргә мөмкин.
    Н.С. Хрущев коммунизм төзергә комачаулый дип, шәһәрләрдә һәм кайбер татар авылларында да милли мәктәпләрне тоташ бетерү юлына басты. Сталин заманында милли  үзаңы нык йомшарган халык та балаларын урыс мәктәпләренә бирү ягына авышты. Ә балалар урыс һәм Европа мәдәнияте рухында тәрбияләнделәр. Чөнки безгә үз тарихыбызны өйрәнү дә рөхсәт ителмәде. 
Ике меңенче еллар башында да XX гасырның 90 нчы елларында ачылган  татар -  төрек һәм татар гимназияләрен бетерү башланды. Бу юнәлештә соңгы адым, 2017 нче елның ахырында, катнаш мәктәпләрдә татар телен хокуксызга әйләндерү булды.  Шулай итеп, бүгенге аянычлы вәзгыять килеп туды: татар теленә куркыныч яный, шуның белән бергә халкына да. Кайда соң ул Бөек Ватан сугышында илгә 200 дән артык Советлар Союзы герое биргән халык!?
Инде нишләргә? Монда бер генә юл кала – җитәкчелекнең акыллы һәм нечкә сәясәте һәм халыкның милли үзаңын формалаштыруда һәм үстерүдә татар зыялылырының армый-талмый эшләве. 
Телне саклау ул – безнең борынгыдан килгән динебезне дә саклау. Мисал өчен, Алтын Урда чорын алыйк. Туктамыш хан тәхеттән төшәргә мәҗбүр булгач, аңа ияреп, 400 меңләп татар Бөек Литва кенәзлегенә китә. Ә кая соң алар бүген?! Бәлки бүгенге Литвада һәм Беларусьта 2-3 мең татар җыеп буладыр. Әмма аларның да күпчелегенең теле дә юк, әби-бабаларының дине дә юк. Әгәр дә алар телләрен саклый алсалар, ул җирләрдә хәзер миллионлап татар булыр иде. Ләкин юк, алар башка милләтләр арасында эреп таралып беткәннәр.
    Кечерәк милләтләрнең җелеген суыручы тагын бер нәрсә – катнаш никахлар. Андый никахлардан туган балаларның бик азы гына татар булып үсә. Ә калганнары милләт маргиналларына әверелә (кая барып бәрелергә белмичә йөрүчеләр). Шуңа күрә халыклар дуслыгының асылы катнаш никахлар түгел, ә бер-береңне хөрмәт һәм ихтирам итү, үзеңне башкалардан өстен куймау. Бездә катнаш никахлар күп дип лаф ору матур гамәл була алмый. 
    Динебез, телебез һәм милләтебез безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан аманәт итеп бирелгән. Ул аманәтне без киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Шуны белик һәм хәтерлик! Безнең туган телебез ул – иң беренче ана телебез дә әле. Ана теленнән бернинди тел дә өстенрәк, газизрәк һәм туганрак була алмый. 
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: милләтне битарафлык йокысына талырга ирек бирмичә гел уяу тотарга, аның белән гел эшләп торырга кирәклеген онытмаска. Йоклаган кешегә беркем бернәрсә китереп бирми. 
Рафаэль Гатауллин,
Алпар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев