Югары Колчуринода яшәүче газета укучыбыз төлкеләр проблемасын хәл итүдә булышуыбызны сорап мөрәҗәгать итте
Югары Колчуринода яшәүче газета укучыбыз төлкеләр проблемасын хәл итүдә булышуыбызны сорап мөрәҗәгать итте:
“Кая язарга я шылтыратырга белмибез. Бөтен өметебез район газетасында. Төлкеләр төнлә тавыкларыбызны аулый. Җәнлекләрне атарга ярамый, диләр. Нишләргә соң?”
Бу сорауга Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов җавап бирде.
–Торак пунктларда хайваннарны, шул исәптән кыргый җанварларны ату тыела. Кырларда һәм аучылык биләмәләрендә, тиешле рөхсәтең булганда гына моны эшләргә ярый. Төлкеләр санын җайга салу белән ел әйләнәсе шөгыльләнәбез, кышкы чорда бу аеруча нәтиҗәле. Беренче кар төшеп, җәнлекләрнең эзләре күренә башлау белән “мылтыкларны кулга алабыз”. Безнең аучылар узган кышта 300 дән артык төлке атты, бу аз түгел. Төлкеләргә ау сезонында рөхсәтләр биргәндә ау лимитын чикләмибез. Бер мең гектар урманга ике төлке туры килергә тиеш, әмма кайбер урыннарда бу күрсәткеч нормадан артып китә. Терлек-туар, кош-корт асраучыларга абзар-сарайларын төлке кермәслек итеп ныгытып ябарга киңәш итәм. Моннан тыш, сарайлардан ерак түгел бәйдә эт тотарга кирәк. Әгәр төлкене тотарга телисез икән, гуманлы капкын куярга була. Аңа эләккән җанвар шул ук мәлдә үлә. Нигә элек төлкеләр белән проблема юк идеме? Чөнки совет чорында бу җәнлекнең тиресе кыйммәт тора иде. Авыл кешесенең уртача хезмәт хакы 100 сум булганда, төлке тиресенең бәясе 110 сум тәшкил итте. Һәр аучы шул рәвешле әйбәт кенә акча эшли ала иде. Ә хәзер бер җәнлек тиресе 200 сум чамасы, бер патрон исә 100 сум тора. Ышандырып әйтәм, без Югары Колчурино авылы янәшәсендәге Кара елга урманчылыгында кыргый җанварлар санын җайга салу мәсьәләсенә игътибарны көчәйтербез,–ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев