Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Базарлы Матак авылы ир-егете Илнар Рәупов 38 көн буе алгы сызыкта, сугыш эчендә була

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәр солдатның үз язмышы: кемдер анда өлешчә мобилизация кысасында эләккән, ә икенчеләр килешү төзегән. Тагын бер райондашыбыз – Базарлы Матак авылы ир-егете Илнар Рәупов та икенчеләр исемлегендә, яу кырына ул үз теләге белән китә.

Яу кырына – иптәшләре артыннан…

Язма язылганда сугышчы махсус хәрби операция барган урында иде. Без бу кыю хәрби хезмәткәрнең иң кадерле кешесе – әнисе Резидә Гаваз кызы белән сөйләштек. Килешү төзүчеләрнең үзләрен дә, якыннарын да күргәч: “Бу кыю адымны ясарга ничек тәвәккәлләде ул?” – дигән сорау беренче булып күңелгә килә. Илнар Рәшит улын тәрбияләп үстергән анадан башта шул турыда кызыксындым.

–    Илнар Мәскәүдә төзелеш оешмасында эшли иде. Хезмәт хакын да ул яхшы алды. Шуңа килешү белән яу кырына китәчәге турында әйткәч, үзем өчен дә бу һич уйламаган, көтелмәгән хәл булды. 2023 ел иде ул, апрель ае. Бик авыр вакытым: сәламәтлегем какшап, операция ясалды. Улым хәлемне белергә дип кайтты. Мөһим карарга килүен әйтә алмый торган. Әтисе дә, яман чир белән авырып, вакытсыз гүр иясе булганга, минем өчен дә курыккандыр... Шуңа минем тернәкләнүемне күргәч кенә, сүзен башлады ул. Авыр кабул итүемне яхшы аңлаганга да, шулай күңелемә сак кагылгандыр. Мин дә беренче сорау итеп: “Улым, нигә сугышка барырга уйладың?” – дип сорадым. “Әни, бергә эшләгән иптәшләрем барысы да китте. Аралашабыз. Мин дә барам”, – диде. Дүртенче дистәсен тутырып килүче ир-егетне киресенә үгетли алмыйм инде. Ул бу карарга килгән икән, бик авыр булса да, моны кабул итәргә, язмышка буйсынырга туры килә, – дип сөйләде ул, үзе өчен бик тә авыр булган әлеге көннәрне искә алып. 

Нәтиҗәдә, Мәскәү шәһәре хәрби комиссариатына гариза языла. Нигездә рухи якны колачлаган 300ләп сораулы анкетаны да тутырырга туры килә. Җентекле төпченүне күргәч: “Мине алырлармы икән?” – дип, хәтта шикләнеп тә куя әле ир-егет... 

Көчле бәрелештән исән-имин чыга алган

Ә аннары әзерлек эшләре төгәлләнгәч, 25 майда якыннары белән саубуллашып, юлга кузгала ул. Билгеле, моннан соң өйрәтүләрдә булырга, сугышчы күнекмәләре алырга кирәк була әле. 

–    Улыгыз махсус хәрби операция алып барылган урынның нинди юнәлешендә кем булып хезмәт итә? – дип тә кызыксындым мин. 

–    Бернәрсә дә белмим, дип әйтергә була. Шулай бервакыт сораштыра башлагач, янәшәсендәге иптәше: “Әйтмә бер сүз дә, әниең тыныч йокласын”, – диде. Шуңа да: “Барысы да яхшы, мин исән-сау”, – дигәннән артыгын белә алганым юк. Мин исә улымның тавышын ишеттем икән, күңелем тынычлана инде. Ә болай аның мотоукчы икәнлеген беләм. “Өченче позициядә мин”, – дип, тынычландырганы да бар аның.  Бер елдан артык хезмәт иткән вакыт аралыгында ике тапкыр яраланды. Беренче тапкыр тубык сөяген сындырды. Янәшә төшкән дроннан качып, кинәт чокырга сикерүдән имгәнгән... Шул вакытта күз яныннан – бер һәм аякларыннан берничә ядрә кыйпылчыгы алдылар. Ә аларның исәбе 36... Ул вакытта Илнар Чечен госпиталендә дәваланды. Тернәкләнүгә, яңадан хезмәтенә күчте, өйгә кайтып та китә алмады. Икенчесендә кулы яраланган иде. Менә шуннан соң бирелгән ялда гына күрешә алдык. Улымны күрмәгәнгә, 9 ай үткән иде инде, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. 

Соңгы вакытта улы башыннан узган мәхшәрдән бераз хәбәрдар ул. Илнар Рәшит улы 38 көн буе алгы сызыкта, сугыш эчендә була. Ир-егет исән-сау калу шатлыгыннан күргәннәрен бераз сөйләп тә ала. 

–    Улымны Аллаһы саклагандыр. Көчле бәрелештән имин килеш чыга алды. Бер очракны мисал итеп китерә алам: ялгыз шуышып барганнан соң, бер бина күреп ала ул. Анда бер радист була. “Бәхетең, монда кердең. Аз гына янга китсәң, миналы кырга чыгар идең”, – ди ул аңа. Әлеге солдат улымны ашата, йоклап ял итеп алу мөмкинлеге бирә. Һәрвакыт: “Барысы да тәртиптә, яхшы”, – дип җавап биргән улым бу юлы: “Бу дөньяда ашар ризыгың бетмәсә, ут эченнән дә тырналмыйча чыга аласың икән”, – дип куйды. Алгы сызыкта чакта кайбер көннәрдә бер телем иписез, эчәр су таба алмыйча торуларын исәпләп тормый инде ул. “И бу балалар, тынычлык урнашып, өйгә кайтканнан соң, һәр көннең кадерен белер, таң атуын күрүдән дә шатланып яшәр”, – дип уйладым мин дә... –  диде Резидә апа, яшьле күзләрен сөртеп. 

Бу бәрелештән Илнар Рәшит улы август аенда чыккан. Аны, бу вакытта күрсәткән батырлыклары өчен, хәрби җитәкчелек якын көннәрдә бүләкләргә тиеш икән. “Аннары ул ялга кайтачак. Бу көннәрне бик көтәбез”, – ди ана. Шуны әйтәсе килә: солдатның моңарчы да бүләкләнгәне булган. Резидә апа күкрәгенә медаль тагылган солдат сурәтен күрсәтеп: II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медале тапшырылган иде аңа”, – диде, улы белән горурланып.  

Ә хыялда – яңа йорт... 

Без солдатларның тыныч вакыттагы тормышы, аларга ниләр кирәк булуы, китерелгән гуманитар ярдәмнең файдасы турында да, һичшиксез, кызыксынабыз. 

–    Ашау ягын сораштыра башлагач, Илнар һәрвакыт: “Тамак тук безнең”, - ди. Итле тушенкалар, хлебцыдан беркайчан да өзелмәүләрен әйтә ул. Полклары авыл янәшәсендә урнашканлыктан, кәҗә сөте, йорт тавыгы йомыркалары да, башка кирәк-яракны да сатып та алалар. Районыбыздан җибәрелгәненә юлыкмасалар да, илнең башка шәһәрләреннән килгән гуманитар ярдәм алулары хакында да әйткәне бар.  Тик андагы киемнәрнең үлчәмнәре, нигездә, зур була икән. “70 нче үлчәмдәге эчке киемнәр җибәрелә. Аларны бәйләп куеп та булмый. Бер балагына ике аягымны кертергә мөмкин”, – дип әйткәне бар. Шуңа да, кыйммәткә булса да, киемнәрне дә үзләре юнәтәләр, – диде солдатның әнисе. 

Матди якка килгәндә исә, Резидә Гаваз кызы акчаны ничек вәгъдә итәләр, шулкадәр түләнүе хакында сөйләде. “Улымның, түләүләрне күчермиләр, дип зарланганы юк”, – диде. Махсус хәрби операциягә киткәндә килешү төзегәч, ул вакытта бирелергә тиешле бер миллион сум акча да бирелгән. Хезмәтеннән киткән чакта да хәрбиләр өчен кирәкле бар киемнәрне юнәтеп киендергәннәр, акчалата да ярдәм иткәннәр.  Хәрби операция тәмамланып, тынычлык урнашкач, ир-егет район үзәгендә йортлы булу турында да хыяллана икән. Бу хакта ул әнисенә дә сиздергән. 

–    Насыйбы булмагандыр, моңарчы өйләнмәде. Исән-сау әйләнеп кайтып, ялгызлар парларын тапсын, хатыннары булганнар гаилә җылысын тоеп яшәсеннәр иде... Улымның да башлы-күзле булып, үз йортында матур итеп яшәвен күрсәм иде, – дип теләкләрен кабатлады Резидә апа, минем белән саубуллашканда. – Без, аларның якыннары, үзләрен һәрвакыт кайгыртып, алар турында уйлап яшибез, “Гомерләрен саклый күр”, – дип, Аллаһыга дога укып ялварабыз...

Әлки хәрби комиссариаты телефоны: 8(84346) 2-01-06.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев