Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Базарлы Матакта яшәүче Талия Кыямованың ике улы да мобилизациягә эләккән

Базарлы Матакта яшәүче Талия Кыямованың ике улы да мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция алып барылган урыннарда илебезне яклый.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашуларына бер ел була икән инде. Ана аларны икесен бер вакытта – 2022 елның октябрь аенда дүрт көн аерма белән озата. 

–     Беренче булып кечкенә улым Илнур бәрелешләр булган урынга үз ихтыяры белән китәргә теләк белдерде. Ул Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында эшли иде. Миңа:  “Бергә эшләгән ике дустым китте. Әни, мин дә барам”, – дип кенә аңлатты. Югыйсә заводта да бик тырышып эшли, җитәкчеләре дә үзен хөрмәт итә иде. Үзен җибәрергә дә теләмәделәр. Әмма миңа, әни кешегә, бу хәбәрне ишетү, билгеле, авыр булды. Өлешчә мобилизация игълан ителеп, әле күп тә үтмәде бит. Улымның үзенең теләк белдерүе аяз көнне яшен суккандай йогынты ясады. Шулай итеп, улымны 24 октябрьдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга озатырга туры килде. Бу хәлләрдән соң тынычланырга да өлгермәдем, Базарлы Матакта яшәүче олы улым Илнар да повестка белән кайтты. “Берегез китте бит инде, ничек сине дә җибәрим”, - дим улыма. Әмма ул да: “Әни, тынычлан, чебен дулап кына, тәрәзә ватканы юк әле. Миндәй әзерлектәге кешеләр анда кирәк. Димәк, барачакмын”, – диде. Өч көн эчендә җыенды, 28 октябрьдә ул да китте, – ди Талия Хөсәиновна, уллары белән сау буллашкан көннәрне искә алып. 

“Улларымның берсе – разведчик“

Илнар да, Илнур да – үз вакытында армия хезмәтен үтәләр. Берсе – танкчы булса, икенчесе мотоукчылар гаскәрләрендә хәрби әзерлеккә өйрәнә. Бүгенге көндә Илнар Донецк халык республикасында. Ул – разведчик. “Кызыл зона”да булып, хәрби бәрелешләрдә еш катнашырга туры килә. 

–     Улым булган хәрби бүлек беренче тапкыр 24 гыйнварда һөҗүмгә керде. Ул минем туган көнем иде.  Улым пуля тезеп, “Туган көнең белән”, дип язган. Дөнья булгач, менә шундый туган көн котлавы да алырга була икән. “Теләп тор, сугышка керәбез”, –  диде. Ул көннәрне ут эчендә үткәрдем, берничә көннән исән-саулыгын ишеткәч кенә тынычландым, – ди ана.

Моннан соң Илнар Тәлгать улына хәрби бәрелешләрдә күп тапкыр катнашырга туры килә. Дәрәҗәдә дә күтәрелә. Ул хәзер разведчиклар взводы командиры. Ике тапкыр медаль белән бүләкләнгән. Май аенда “Батырлык өчен” медаленә лаек булса, сентябрьдә аңа  “Хәрби разведкада хезмәт иткәне өчен” медале тапшырыла. Ул ялга да ике тапкыр кайта алган. 

–     Икенче тапкыр ялга улым 23 сентябрьдә кайтты. Бик шатлыклы очрашу булды. Туганнар җыелды, дуслары килде. Хәрби булып киткәнче Илнар “Радуга” балалар бакчасында урам җыештыручысы булып эшли иде. Сөенеченнән җитәкчесенә дә чәчәкләр бәйләме илтеп кайтты. Әмма бу юлы авырып кайтты. Авыртуны баса торган дарулар белән генә торгач, Казанның республика клиник хастаханәсенә озаттык. Анда тикшеренүләр үткәч, бөерендәге ташлары кузгалуы ачыкланды. Аны ваклатып, сидек юлыннан чыгардылар. Дәвалану алгач, тагын хезмәт иткән урынына китте, – ди Талия апа. 

“Артка юл юк“


Илнур исә Луганск өлкәсендә икән. Хәрби гаскәрдә ул укчы вазифасын башкара. Хезмәт итүенә бер ел тулса да, әлегә кадәр ялга кайтканы юк икән.

–    Бәхеткә, ул тынычрак урында. Зур бәрелешләрдә әлегә катнашканы юк.  Урыннарны үзгәртеп, берничә тапкыр окоплар казыдылар. Җир казып, аны такталар белән тышлап, блиндажлар ясадылар. Анда да никадәр көч, физик әзерлектә булу сорала бит.  Улымнан сөйләшкән вакытларда: “Үз теләгең белән китүеңә үкенмисеңме?” – дип кызыксынам. “Әни, артка юл юк. Без бит татар егетләре, авырлыкларга чыдам”, – дип, минем күңелне күтәрергә тели, – дип сөйләде әңгәмәдәшем, икенчесе – төпчек улы турында. 

Илебезне яклаган ике бертуганның чит төбәктә очраша алганы юк икән. Бер-берсенең хәлен, нигездә, әниләреннән белешәләр.

–    Мөмкинлек туганда, улларым белән телефоннан сөйләшәм. Һөҗүмгә күчкәндә Илнар: “Әни, мине югалтма”, – дип, телефонын сүндерә. Ялга чыккач: “Мин исән-сау, борчылма”, – дип, шундук шалтырата. Аннары: “Абыйдан хәбәр бармы?” – дип, Илнур элемтәгә  чыга. Икесенең дә тавышын ишеткәнмен икән, бу минем өчен бәхетле көн, – ди Талия апа. 

Бездән ярдәм – берни түгел


Районнан һәрвакыт гуманитар ярдәм озатыла. Кирәк- яраклар улларыгызга барып җитәме, нәрсәгә дә булса ихтыяҗ туамы икән дип кызыксынгач, ана болай дип сөйләде:


–    Ярдәм йөген кабул итүләре турында Илнар да, Илнур да сөйләгәне бар. Илнар алгы сызыкта булгач, кирәк-ярак аңа кадәр ителми. Шулай да бер тапкыр алар хәтта гуманитар ярдәмне алып баруда катнашкан район башлыгы Александр Никошинның үзе белән дә очрашканнар. “Якташыбыз бит”, – дип, җитәкчебез аны таныган да. Улларым үзләре: “Көзгә керәбез. Салкыннарына түзәрбез анысы. Куркыныч хәл килеп туганда, агачлыкка кереп кача идек. Хәзер менә агачлар яфракларын коя, барысы да ялангачланып кала. Бөтен нәрсә уч төбендәгедәй күренә”, – диләр. Шуңа да яшеренү челтәрләре бик кирәктер, дип уйлыйм. Аны үзләренә урап йөрмәсәләр дә, машиналарны, блиндажларны капларга була бит. Мин үзем дә мәдәният йортында челтәр үрүдә катнашканым булды. Хәрби улларыбыз һөҗүмнәр вакытында гомерләрен зур куркыныч астына куеп, юына, кайнар ризык ашый алмыйча, йокы күрмичә, бер киемнән берничә көн йөриләр. Без бик рәхәт тормышта яшибез. Аларның бер көнен күз алдыңа китергән очракта да, ярдәм итү берни түгел булып  тоела башлый. Моны күпләр аңлый да, – ди ана.

Кайтуларын көтәбез


Талия  Хөсәин кызының үзенә дә район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелгән. Бер йөк утын китертелгән, шифаханәгә юллама бирелгән. Ярдәм моның белән генә чикләнмәстер дип өметләнәбез. Талия апа бүгенге көндә районның ветеринария берләшмәсендә  ветеренар санитар булып эшли. Әмма ул – ялгыз. Үстергән улларының икесе дә илебездә яклауда булса, таянычы, тормыш юлдашы Тәлгать Ибраһим улы да моннан 6 ел элек, чирләве сәбәпле, бакыйлыкка күчкән. 


–    Ирем исән булса, хәсрәтне сөйләп, күңелне бушатыр, бер-беребезне юатыр идек.  Әлегә мине эштән өйдә тынлык кына каршы ала. Бәхеткә, оныклар бар. Илнарның улы Илназ, кызы Әдилә үсеп килә. Аларның берсе – 6 нчы сыйныфта, икенчесе 3 нче сыйныфта укый. Илнур да исән-сау әйләнеп кайткач өйләнер, дип өметләнәм. Аның бер-берсен көтәргә вәгъдәләшкән кызы бар. Ландыш исемле ул. Аның белән дә сөйләшеп торабыз. Әлегә ялгыз булган өйдә белгән догаларны укыйм да теләк телим: минекеләр генә түгел, бар аналарның – уллары, балаларның – әтиләре, хатыннарның ирләре өйләренә кайтсыннар, үз гаиләләрендә якыннары белән рәхәтлектә яшәсеннәр иде, дип кабатлыйм, – ди ана.

 

Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев