Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Сезнең белән горурланабыз!

Йолдыз авылында туып-үскән Николай Зайцев: «Көчле шартлауны гына ишетеп калдым, калганы барысы да томан эчендә»

Карап торышка башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый кебек тоелган, әмма 80 яшьлек картлар акылы, яшь арыслан көче, тирә-юньдәгеләргә бүлеп бирә алырлык оптимистик рухка ия булган 36 яшьлек ир-егет белән аралашкан сәгать ярым вакыт 15 минут кебек сизелми дә калды.

Әйе, гади генә авыл малае ул. Тормышы да гади генә кебек: 1988 елның 16 сентябрендә районыбызның ерак бер почмагына урнашкан Йолдыз авылында дөньяга килгән. 2005 елда Түбән Кәчи мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тольятти шәһәрендә техникумда укып, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика системалары монтажчысы һөнәрен үзләштергән. 

Армия сафларына да үз теләге белән, гариза язып киткән Николай Зайцев.  “Аз гына сабыр итсәң, 2 ел срок ел ярымга әйләнә”,–дип карасалар да ризалашмый ул, үз сүзендә нык  тора: “Минем 2 ел хезмәт итәсем килә, китәм булгач китәм!”– дип үҗәтләнгән егет 2006-2008 елларда  Төньяк Кавказда махсус көчләр гаскәрендә (спецназ) солдат хезмәте үтә. Армиядән соң, өйләнеп, Мәскәүдә яши башлый. Үзенең кечкенә генә фирмасын да ачып җибәрә. Авылда яшәгән әти-әнисен– Иван Николаевич белән Татьяна Андреевнаны бер генә минутка да истән чыгармый исеме бабасы хөрмәтенә кушылган Николай. Аз гына вакыты булдымы–ул авылда: алар янында.  

–Үз тормышыңны үзең теләгәнчә кор,  ләкин чын кеше бул, йөзгә кызыллык китермә, дип тәрбияләделәр. Ата-ана баласына бирә ала торган иң югары дәрәҗәдәге тәрбияне бирделәр, бик рәхмәтлемен үзләренә, – дип горурланып сөйли ул әти-әнисе турында. 

Һәрвакыт ата-ана фатихасында булган  егетнең эшләре җайга салынган, тормыш матур гына үз эзеннән дәвам иткән. 2021 елда туган авылы Йолдызда авыл көне үткәрергә булыша Николай Иванович: барлык чыгымнарны үз өстенә ала.
–    Бик яратам авылымны. Һәр почмагы күңелемә якын. Кайткан саен сагынып кайтам, китәсе килмәгән чаклар да күп була,–ди ул.

Лачын юлы... 

Ә бу кайтуы бөтенләй башкача кайту шул. Яраланып, госпитальләрдә дәваланганнан соң, туган якның саф һавасы, шифалы сулары, үз баласын теләсә нинди хәлдә дә кочагына алырга әзер булган әти-әниле туган өе тиз терелтәчәгенә ышанып кайткан ул.

–    15 нче декабрьгә кадәр “ялда” мин, алга таба нәрсә буласын әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ничек хәл итәрләр: үз урыныма алырлармы, кайтарырлармы, белмим. Кайсына да риза, ни дисәләр, шул булачак, мин һәрвакыт әзер!–дип елмая илнең бу курку белмәс горур лачыны.

МХО гә дә 2022 елның 26 сентябрендә үз теләге белән киткән ул. Беренче көннән взвод командиры итеп билгеләнгән егетнең күркәм сыйфатларын, хәлиткеч мизгелләр вакытында дөрес карарлар кабул итеп, кирәкле юлны таба белү сәләтен бик тиз күреп алалар. Шунлыктан рядовойдан прапорщикка, аннан кече лейтенант, лейтенант дәрәҗәсенә менеп җитә. Өлкән лейтенантны аласы көннәр җиткәндә яралана Николай Зайцев. 

–    Көчле шартлауны гына ишетеп калдым, калганы барысы да томан эчендә. Аңыма килгәндә, инде операция ясалган, тәнемнән 21 кыйпылчыкны җыеп алган иделәр. Төрле госпитальләрдә эчке органнарны тәртипкә китерделәр: үпкәне тектеләр,  25% ын кисеп алдылар.  Бавырның да 15% ы юк, талакны тулысынча алганнар, эчәклекнең бер өлешен кисәргә туры килгән. Болары бернәрсә түгел, минем өчен иң мөһиме–тез. Тез капкачы ватылган, буыны яртылаш өзелгән. Менә шуны бик тәҗрибәле полковник дәрәҗәсендәге врачлар җыйды, ялгады. Күрәсез: бүген инде таяк белән йөри алам. Болай булгач төзәлеп бетәр дип ышанам,–дип елмая әз генә дә авыртуын сиздерергә теләмәгән батыр сугышчы. “Батырлык өчен” һәм “Авыр яралыларны коткарганы өчен” медальләре иясе Николай Зайцев – чын батырлык үрнәге.

Йөзлек эчендә тугандыр

Әйе, үзен бәхетле саный ул. Хәтта янындагы иптәшләре дә бер яктан сокланып, икенче яктан көнләшеп карый икән аңа. Аның кул астына керергә теләүчеләр дә аз булмаган. “Ник, нәрсә өчен?”–дип сораганга, “Синнән үлем дә курка”,–дигән җавапларны күп ишетергә туры килгән Николайга. Чөнки 2 ел дәвамында ул җитәкләгән взводта югалтулар юк. Командирлары Николай Зайцевның искиткеч тәвәккәллеге, уйлап эш итә белүе аларга иң авыр хәлләрдән дә исән-имин чыга алу мөмкинлеге биргән.

 Нинди сорау бирсәң дә, җавабында тормышыннан канәгатьлек сизелеп  торган бу егет – Аллаһының яраткан бәндәседер. Әллә шул зарлана белмәгәнгә, шулай яратамы икән ул аны?

– Ашау, кием, гуманитар ярдәм мәсьәләләре ничек? Нәрсәләргә күбрәк кытлык кичердегез?–дип кызыксынам. Ә ул ике дә уйлап тормый:

–    Ике ел хезмәтем чорында мин нәрсәгәдер аптыраган бер генә көнне дә хәтерләмим. Без тулысынча киендерелгән, һәрвакыт тук идек. Безгә кирәкле әйберләрнең тоткарланганы булмады.Тиешле акчалар да вакытында бирелә.  Мин хәтта әз генә зарланырга да оялам, чөнки моңа урын юк,–диде ул, кырт кисеп. Иң зур авырлыкның  табигать шартларына бәйле икәнлеген, җәйнең коры кызулыгы, кышның кар урынына үзенә суырып ала торган ябышкак балчык-пычрагының кыенлык тудырганлыгын гына искәртеп үтте лейтенант. –Башы уйлый белгән, сугыш турында дөрес күзаллавы булган  кеше ач та, ялангач та калмаячак,– ди ул, сүзләренең дөреслеген тагын бер кат раслагандай.

–    Еш кына “җиңел акчалар” дип китүчеләр дә бар икән, дигәнне ишеткәләргә туры килә. Моңа ничек карыйсыз? 

–     “Җиңел акчалар” дип кая киткәнен дә аңламаган кешегә МХО гә бару–мәгънәсезлек. Һәр адымда, төрле почмактан янаган үлем андыйларны тиз табачак. Чираттагы бер ялым вакытында берәүнең: “Сугыша белмисез, белсәгез әллә кайчан җиңгән булыр идегез”,– дигән дәгъвасын да тыңларга туры килгән иде. Андыйлар күптер, дип уйлыйм. Аларга җавабым бер генә: “Әйдәгез безнең белән, күрсәтерсез, өйрәтерсез ничек кирәк икәнен. МХО акча эшләү юлы да, урыны да түгел”. 

–     Ә сугышның мәгънәсен нидә күрәсез? – дим һәр сорауга күпне күргән олпат ирләрдәй җавап биргән егеткә. 

–     Артка юл юк, бары тик алга. Без җиңәргә тиеш. Шулай булганда гына, без балаларыбыз киләчәге өчен тыныч була алабыз. Шулай булганда гына, кимендә 100 ел безнең якка – Россиягә карап, бер генә эт тә хәтта өрә дә алмаячак. Аңлагыз шуны: без туры юлда,–ди ул, күкрәгенә кулын куеп. 

–     Үз киләчәгегезне ничек күзаллыйсыз, нинди хыяллар белән яшисез? 

–     Мин бүген ике юл чатында. Берсе мине көтеп торган иптәшләремә илтсә, икенчесе – әти җылысын да тоеп үсәсе килгән 13 яшьлек улым. Язмышыма ничек язылган, мин шуннан атлыйм. Дөнья үзе күрсәтер. Ә хыяллар юк түгел. Менә бу кечкенә авылны яңадан торгызасым, үстерәсем килә минем. Инде эшкә керештем дә кебек. Иң беренче әти-әниемнең шушы мин үскән нигезен яңартачакмын. Аннары үзем өчен зур өй салачакмын, аның җире алынган һәм күпмедер кирәк-яраклары инде кайтартылган. Ә аннан инде тулысынча авыл проблемаларына күчәчәкмен.

– Хыял-максатларыгыз тормышка ашсын, зур рәхмәт!–дип саубуллаштык та кайтыр юлга кузгалдык. 

Якташ, МХО гә китәсеңне ишетеп тетрәнү кичергән хатының, малаең, ни уйларга белми әкрен генә елаган әниең, хәсрәтен тавышсыз гына эчкә йоткан әтиең, абыең,  һәм, ниһаять, бүген 7 йорты, 10 кешесе булган туган авылың – Йолдыз сине көтә, җиңү белән кайтасыңа ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев