Иске Алпар авылыннан Илнар Гатауллин: “Без вак адымнар белән, әмма алга барабыз”
Махсус хәрби операция алып барылган урыннан яңа гына тагын бер якташыбыз кайтты. Ул – офицер, подполковник дәрәҗәсенә ия булган Илнар Гатауллин.
Иске Алпар авылында туып үсте, мәктәбендә белем алды. Һөнәр буларак илен, аның мәнфәгатьләрен яклауны сайлаган һәм менә 21 нче елын, биргән антына тугры калып, намус белән үз вазифасын үтәүче әлкиле ул.
Хәрби хезмәттән – “кайнар ноктага”
Соңгы елларда илебез аеруча авыр вакытлар кичерә. Һәм Ватанны якларга туры килә икән, җаваплылыкны үз өсләренә беренче булып хәрбиләр ала. Казанның югары танк команда училищесын тәмамлаганнан соң, Илнар Рафаэль улы Свердловск өлкәсенә юллана. Күп еллар Елань шәһәрендәге хәрби бүлектә хезмәт итә. Мотоукчылар полкында башта – взвод, аннары рота командиры була. Армиягә алынган солдатлар беренче алар бүлегендә туплана. Анда өч ай дәвамында хәрби хезмәтнең беренче дәресләрен алганнан соң, солдатлар сугышчан бүлекләргә җибәрелә. Әмма илдә махсус хәрби операция башлануы турында хәбәр ителгәч, күп нәрсә үзгәрә. Подполковник дәрәҗәсе алган хәрбигә үз бүлегендә өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрне сугышка өйрәтү бурычы йөкләнә.
– Махсус хәрби операциягә алынучы әлеге ир-егетләрнең күбесе армия хезмәтен күптән узган, араларында аны бөтенләй үтмәгәннәр дә бар. Барысын да кабат искә төшерергә, өйрәтергә кирәк. Нәтиҗәдә, алар үз-үзләренә ышанучан, нык рухлы, әзерлекле сугышчылар булып чыгалар, – ди ул үзе бу хакта.
Ә аннары, берничә айдан хәрби хәрәкәтләр барган урынга аның үзен дә юллыйлар. Донецк һәм Луганск якларына түгел, ә Сириягә.
– Биредә дә илебез үз чикләрен кулга корал тотып сакларга мәҗбүр. Шул ук вакытта сириялеләрне Америка, Төркия, Израиль сугышчылары кыерсыта, Россия аларны яклый. Анда да хәрбиләр даими җибәрелә. Билгеле, ДНР һәм ЛНР дагы кебек үк сугышлар бармый ул илдә, әмма гомер өчен куркыныч тудырган бәрелешләр еш була, – ди ул биредәге хезмәте турында.
Бер уттан – икенчесенә
Сириядә 10 ай хезмәт итеп кайткан беренче көнендә үк җитәкчелектән: “Әзер бул, әмерне көт, теләсә кайсы көнне махсус хәрби операция барган урынга юллаячакбыз”, – дип ирештерелә. Ерак юлдан әти-әнисен күрергә кайткан хәрби якыннары янында бер генә көн куна ала. Тапшырылган исемлек буенча бар кирәк-яракны булдырып, ул кабат “кайнар нокта”га китәргә әзерләнергә тиеш була. “Син хәрби белемле икән, димәк, илеңне яклаучы. Рухи яктан без барысына да әзер. Шуңа хәбәрне үз вазифам, мин моны үтәргә тиешле бурыч дип кабул иттем. Әмер килә икән, шундук җыенып юлга кузгалырга тиешлегемне яхшы белдем”, – ди Илнар Рафаэль улы. Шулай да Сириядән кайтып, вакытлыча ялы үткәннән соң, ул әле бүлегендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә баручыларны сугышка әзерләү эшчәнлеген дәвам итәргә тиеш була. Һәм бер ел үткәннән соң, башта – ЛНР, ә аннары ДНРга хәрби операциядә катнашуга юллана.
– Без сугышчылар белән яулап алынган территориядә урнашып, аның янә дошман кулына күчүенә юл куймаска тиеш идек, – диде ул, йөкләнгән зур җаваплылыкны гади генә аңлатырга тырышып.
Сугышчылар “Җиңәбез” дип сугыша
Ә сугыштагы хәлләр турында сораштыргач та: “Без вак адымнар белән, әмма алга барабыз”, – дип җаваплады. Сугышның бүген башка дәрәҗәгә күчүен дә билгеләп үтте ул: “Көннән-көн яңа технологияләр кулланыла. Бүген күбрәк дроннар белән, очучысыз очкычлар ярдәмендә сугыш бара. Моңа солдатлар да махсус өйрәтелә, махсус хәрби операциягә җибәрелгәнче үк, хәрби бүлекләрдә үк тә укулар алып барыла”, – диде.
Солдатларыбызның кәефе турында кызыксынгач:
– Солдатларыбызның рухлары нык. Алар: “Җиңәбез”, – дип сугышалар. Күбесенең тәҗрибәсе дә яхшы. Гади сугышчылар кайбер очракларда хәтта киңәшләрен дә бирә һәм алар уңышлы да килеп чыга. Шулай да гади солдатларның рухын күтәрүчеләр алар – командирлар. Алда командир бармый икән, солдат сугышка керми. Мин дә танкта беренче булып ут эченә кердем һәм без бергә куелган бурычларны үтәдек. Һәм солдат гомерен саклау һәрвакыт беренчел бурыч итеп куела. Беренче вакытларга караганда, адымнар күпкә уйланыбрак ясала. Башта һавадан да, җирдән дә җентекле разведка оештырыла, – ди офицер.
Хәрби кайда, гаиләсе шунда
Илнар Гатауллин гаиләле. Әти-әнисе янына вакытлыча ялга ул хатыны Әлфинур, кызы Динә белән кайтканнар иде. Гомер юлын хәрби белән бәйләгәч, якыннардан, туганнардан аерылып, ире белән бергә чит якларга чыгып киткән Әлфинур да әңгәмәбездә катнашты. Хәрби кешенең хатыны булу, ничегрәк соң, дигән сорауга исә ул, болай диде:
– Иремнең хәрби икәнлеген, аның төрле урынга хезмәт итәргә җибәреләчәген белеп кияүгә чыктым. Ирем кайда, мин шунда инде. Бүгенге көндә Елань шәһәрендәге хәрби шәһәрчектә яшибез. Билгеле, махсус хәрби операция игълан ителү белән барысы да катгыйланды. Әмма хәрбиләр генә түгел, күпме гади кеше дә ирләрен, улларын илебезне якларга озатты, безгә исә сабыр булып, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәргә туры килә, – диде ул.
Әлфинур үзе дә хәрби бүлектә эшли. Ул хәрби-сәяси әзерлек һәм хәбәрдарлык буенча инструктор вазыйфасын башкара, шул юнәлештә хәрби чакырылыш буенча алынган солдатларга лекцияләр укый. Шуңа ул да барысын да ишетеп кенә белүче түгел, аңа да хәрби тормышның эчендә кайнарга туры килә. Ул бүгенге көндә дә иле язмышы өчен битараф булмаучы, ватанпәрвәр кешеләрнең күплеген әйтте. “Армия хезмәтен тәмамлаган солдатлар арасында да килешү төзүчеләр бар”, – диде ул. “Махсус хәрби операция урынына һәр көнне үз ихтыяры белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга теләк белдергән 400-500 ир-егет китерелә. Димәк, ватандашларыбыз илебезне якларга кирәклеген аңлый”, – диде офицер да. Шул ук вакытта ул хәрбиләрнең дә, солдатларның да бар вәгъдә ителгән акчаларны алуларын, ул түләүләрнең дә вакытында күчерелүен дә әйтте ул.
Үз бурычларын тиешенчә үтәгән подполковник җитәкчелек тарафыннан бүләкләнә дә. Сириядәге хезмәтендә аңа 1 нче дәрҗәдәге “Хәрби батырлыгы өчен” һәм ДНР һәм ЛНРда йөкләмәләрне үтәгәне өчен, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” һәм “Сугышчан батырлыгы өчен” медальләре тапшырыла. Вакытлыча ялы төгәлләнгәннән соң, ул хәрби бүлектә үз вазифасына керешәчәк. Алга таба исә ул, хәрби юнәлештә эшчәнлеген дәвам итү өчен, Мәскәүгә М.Ф.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укуны максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев