Иске Әнҗерә авылы егете Алмаз Хәмәтшин райондашларга, Бахмут шәһәреннән Яңа ел котлавы юллады
Елдан артык, ягъни 2023 елның 5 сентябреннән бирле, МХО дә катнашучы якташыбыз– Иске Әнҗерә авылы егете Алмаз Хәмәтшин райондашларга, Бахмут шәһәреннән торып, Яңа ел котлавы юллады.
Декабрь башында чираттагы икенче ялына кайткан әлеге батырыбыз белән, 5 декабрьдә үткән зур концерттан соң очрашып алырмын, дигән теләгем чынга ашмады. “Әйдә фотога төшик әле,”– дип, әле берсе, әле икенчесе җитәкләп алып киткән авылдашларыннан аера алмадым мин аны. Авыл халкының Алмазга булган мөнәсәбәтенә, хөрмәтенә сокланып, бераз басып торганнан соң, икенче көнне телефоннан сөйләшү уе белән кайтып киттем. Ләкин икенче көнне дә, өченче көнне дә сөйләшү планы барып чыкмады. Чөнки Иске Әнҗерә башлангыч мәктәбе укучылары да, Борискино урта мәктәбе коллективы да аны үзенә кунакка чакырган, матур очрашуларга әзерләнгән булган икән.
Кыскасы, очрашуларда йөреп, шул арада, Казанга барып, әнисенең күзенә операция ясату мәсьәләләрен дә хәл итеп калдырган Алмаз Салихҗан улы белән күрешеп сөйләшү бәхете тәтемәде миңа.
Боларның барысы турында да аның белән ватсап аша элемтәгә кереп “күрешкәч” белдем мин. Ул миңа үзе шалтыратты.
– Мин Бахмутта, безнең өчен махсус әзерләнгән подволда,–дип башлады ул сүзен, бик якын кешесен күргәндәй шатланып. – Хәзер вакытым бар, сөйләшик.
(Әбиләр әйтмешли, ахырзаман диярсең. Шул ераклыктан янәшә утырган кебек сөйләш әле?! Менә бит замана, исең китәр).
“Кара-каршы утырып”, озак гапләштек без. Сорауларыма алынган җаваплардан мин Алмаз Хәмәтшинның 1970 елда тууын, гаиләсе, 16 яшьлек улы, әнисе, энесе һәм сеңлесе барлыгын да, үзе сугышта булса да, алар өчен “ут йотуын” да, отпускага кайтканда, кичке 9 лар тирәсе булуга карамастан, бөтен авыл халкының бергә җыелып, флаглар күтәреп чыгып каршылауларын да –барысын белдем.
Бердәм халык яши Иске Әнҗерәдә. Авылдашы өчен шатлана да, кайгыра да белә алар. Алмаз Салихҗановичны да якын туганнарыдай каршы алып, озатып калганнар.
– Классташым Дамир Хәйруллин оештыра андый эшләрне. Авыл кешеләренең шундый мөнәсәбәте күңелгә зур рәхәтлек бирә, исән-сау кайтуга ышаныч тудыра. Әле менә килүгә, монда да сөендерделәр: “Сугышчан батырлыклары өчен” медале белән бүләкләделәр, –дип дәвам итте әңгәмәдәшем. Бернидән дә зарланмый ул: “Бөтен әйбер бар: ашау-эчү әйбәт, акчаны вакытында бирәләр, киемнәр җитәрлек, телевизор да бар хәтта,–ди, канәгать елмаеп.
– Сугышка, алгы сызыкка кергән көннәрне дә искә төшереп алыйк инде,–дим.
– Дроннарның очуыннан баш күтәреп тә булмаган чаклар күп. Апрель аенда бик көчле чолганышта калган идек. 3 көн чыга алмадык. Югалтулар да шактый булды. Аллаһы кулында инде барысы да, гомер ничек бирелгәндер? Менә бу юлы дини китаплар алып килдем, догалар ятлыйм. Мәктәп балалары хатлар биреп җибәрде, аларны укыйм. Барысын бергә чәкчәк савытында саклыйм,–ди солдат, сүзне читкәрәк борырга теләп.
– Бусагада – Яңа ел. Теләкләрегезне дә әйтегез әле, ә мин аны райондашларга тапшырырмын. Бу ел безгә җиңү алып киләдер бит?–дим, өметләнеп.
– Барчагызга кайнар сәлам! Җиңәбез, җиңеп кайтырга исәп, Аллаһым теләсә. Ышаныгыз: без дөрес юлда, көтегез: җиңү безнең якта! Һәркем бәхетле яшәсен, ә безгә исән-сау гаиләләребезгә әйләнеп кайтырга язсын,–дип, теләкләрен ышанычка төреп юллады якташым.
– Сау-сәламәт күрешүләр насыйп булсын. Җиңү белән кайтканда, авылдашлар белән бергә сезне каршы алырга без дә барабыз,–дип саубуллаштым мин.
Теләкләр кабул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев