Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Санвел Хачатрян: “Анда җиңел түгел инде...»

Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен якташыбыз Санвел Хачатрян “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнә. Үзен яхшы яктан күрсәткән сугышчыга бүләк алгы сызыкта тапшырыла.

 

Санвел хәрби хезмәткә 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысасында чакырыла. Һәм алгы сызыкта аңа сугышчан дуслары белән бер генә тапкыр булырга туры килми. Аеруча катлаулы бурычларны үтәгән өчен Санвел “Разведкада хезмәт иткән өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медальләре белән бүләкләнә. 

Гаилә тормышындагы фаҗига 

Санвел Хачатрянга 33 яшь. Ул зур гаиләдә үскән, аның бертуганнары 9 ау. Безнең районга алар 1993 елда күченгән. 

–     1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанда зур фаҗига – көчле җир тетрәү булды. Без Спитак районында, үз йортыбыз белән яши идек. Ул вакытта безнең ике балабыз: яшь ярымлык кызыбыз Термина һәм алты айлык улыбыз Геворг кына бар иде әле, – дип сөйли солдат әнисе Сильва Хачатрян. – Сабый караватында йокыга гына китте. Кызымны йоклатырга теләп, кулымда тибрәтәм. Шул вакытта сәер рәвештә бар тирәлек хәрәкәткә килде, башым әйләнә дип торам. Өй ишелә башлады, диварлар коелып төште. Мин кызымны күкрәгемә кыстым да бермәл нишләргә белми аптырап калдым. Аннары без беренче катка килеп төштек һәм хәрабәләр астында калдык. “Сугыш башланды, ахры, безгә бомба төшкәндер, дип уйладым. Чөнки ул вакытта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында низаг чыккан иде. Мине кечкенә бала белән хәрабәләр арасыннан ничек алып чыкканнардыр – белмим. Бәхеткә, без исән-сау калдык.

Бу җир тетрәүдән соң без баш очында түбәсез калдык һәм берара урам уртасында, ачык күк йөзе астында яшәдек. 

–    Шәһәрдән бернәрсә дә калмады, тирә-якта хәрабәләр, мәетләр һәм исән калучыларның елауларын гына күрергә була иде. Ул көнне безнең бик күп туганнарыбыз, танышлар, күршеләр һәлак булды. Коткару эшләре һәм ишелгән өемнәрне әрчү өчен, төрле илләрдән бик күп коткаручылар, хәрбиләр, табиблар һәм, гомумән, битараф булмаган кешеләр килде. Бар җирдән гуманитар ярдәм китерелде, кыр кухнялары эшләде, – дип искә ала күптән булган, әмма онытылмаслык итеп хәтердә сакланган вакыйгаларны ул.

Тормыш дәвам итә

Җир тетрәүдән соң күпчелек зыян күргән гаиләләр бердәмлек илләренә вакытлыча яшәү өчен җибәрелә. “Без ике еллап Украинаның бер шифаханәсендә яшәдек. Ул вакытта  Әрмәнстан җир тетрәве корбаннары бар Советлар Союзының шифаханәләре, пионер лагерьлары һәм ял йортларында кабул ителде. 1990 елда Ватаныбызга кайттык, Әрмәнстанда безгә йорт бирделәр. Улыбыз Санвел, өч елдан тагын бер сабый – Роман туды. Җир тетрәүгә кадәр безнең төбәк сәнәгать үзәге булып, анда бик күп фабрикалар, заводлар эшли иде.

Фаҗигадән соң шәһәрнең күпчелек өлеше җир белән тигезләнде, юкка чыкты, заводлар җимерелде, ә яңалары төзелмәде. Эш табу белән кыенлыклар башланды һәм без дә гаилә белән күченеп китү турында уйлана башладык. Шулай без Татарстанга, ә аннары Әлки районының Яңа Камка авылына күченеп кайтырга мәҗбүр булдык.  

Авылда бер ел яшәгәннән соң, 4 балалы гаилә Базарлы Матакка күченә. “Мин “Актай” совхозында эшләдем, алдынгы савымчы булдым, – дип сүзен дәвам итте ул. Район үзәгендә безгә зур, җылы йорт бирделәр. Тагын алты балабыз туды. Шул вакыттан бирле Базарлы Матакта яшибез дә”. 

Санвел гади малай булып үсә

Ана балаларын намуслы, ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырыша. Санвел шундый булып үсә дә. 

–    Башка малайлар кебек үсте ул да. Базарлы Матак мәктәбендә укыды. Малайларча шук та, аралашучан да, дуслары да күп булды. Балачактан мөстәкыйль иде, гаиләбездә беренче булып гражданлык алды, аннары йөртүчегә укыды,  акча эшләп, машиналы булды. Бүген аның Ләйлә исемле кызы үсеп килә, – дип, горурланып сөйләде улы турында Сильва Хачатрян. 

Аннары Санвел Кораллы Көчләрдә намус белән хезмәт итә. Моның дәлиле булып,    анага     берничә    тапкыр    Рәхмәт   хаты   килә. 

–     Ә 2022 елның 27 октябрендә миңа хәрби комиссариаттан шалтыраттылар. Санвелның хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен чакырылуын хәбәр иттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашырга алыначагын ишеткәч, кулымдагы чынаягым төшеп китте. Әмма улым бу хәбәрне тыныч кабул итте. Хәрби хезмәтне үтәргә, һичшиксез, барачакмын”, – диде. Бер тәүлек эчендә җыенды һәм 28 октябрьдә без аны озаттык инде, – ди әңгәмәдәшем. 

Санвел көчле бәрелешләрдә катнаша. “Билгеле, алар җитди бурычларны үти, сугышчан дусларын да югалталар. Бер бәрелештә улым үзе дә җитди яраланды. Хәрби госпитальдә дәваланды. Хәзер ул кабат хәрби хезмәттә, кабат алгы сызыкта. Билгеле, мин солдатларыбызның тыныч тормышка исән-сау булып әйләнеп кайтуларын, махсус хәрби операциянең төгәлләнүен телим”, – ди Сильва Хачатрян. 

Санвел үзе хәрби бәрелешләр турында сөйләми, “Анда җиңел түгел инде, сугыш бит”, – дип кенә куя. “Безгә аталар, әмма без сугышчан бурычыбызны үтәргә тиеш. Әкренләп фронт тормышына да күнегәсең, әмма шундый очракларда да кеше булып калырга кирәк”, – ди ул. 
“Танк” кушаматлы солдат разведкада хезмәт итә, ә разведчиклар, белүебезчә, еш кына гомерләрен куркыныч астына куярга мәҗбүр. Аның белән бер ротада Әлкидән киткән тагын 16 егет бар икән. Алар сәгатьләр, көннәр дәвамында  йокламыйча, ял итмичә куркыныч урыннарда булырга да күнеккән инде. Һәм бурычларын алар намус белән үти. 

–    Куркырга безнең вакытыбыз юк. Килеп туган хәлгә тиз арада төгәл бәя бирергә, приказны үтәргә кирәк. Ә өйдә сине көтүләре турындагы уйлар сугышчан рухны күтәрә. Якыннарың булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, – ди Санвел. 

Санвел – гади генә бер егет, әмма ул батыр, кыю булуы белән аерыла. Һәм аның тирәсендәге егетләрнең күбесе шундый. Безнең сугышчылар лаеклы рәвештә хезмәт итә, алга куелган бурычларны уңышлы башкара һәм районның горурлыгы булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев