Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

«Улыгыз белән горурлана аласыз»

2 ноярбьдә Базарлы Матакта үткән халык җыенында район башлыгы Александр Никошин, махсус хәрбия операциядә катнашучы ватанпәрвәр ул тәрбияләгәннәре өчен, ике анага Рәхмәт хаты тапшырды.


Анда “... Улыгыз белән горурлана аласыз. Россиянең Хәрби Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылып, ул Ватан алдында бурычын үтәгәндә, намусыгызга тап төшермәде, ә гамәлләре белән үзенә һәм шундый кеше тәрбияләгән әти-әниләренә карата бары тик яхшы сүзләргә генә лаек булды... ” - дигән юллар бар.  Менә шундый эчтәлектәге Рәхмәт хаты алучыларның берсе – Галина Волкова.

Әтисез үссә дә, нык холыклы


Галина Николаевна – өч бала анасы. Ике ул һәм бер кызны аңа ялгызы аякка бастырырга туры килә. Ире Вячеслав Егорович белән алар 14 ел гына бергә яшәп калалар. Шофер булып эшләүче тормыш иптәшенең гомере юл һәлакәте булу нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә өзелә. Өченче төпчек балага бары 7 ай була. Менә шул әтисен күрмичә дә үскән ул – Дмитрий Вячеславович бүгенге көндә кулга корал тотып, лаелы итеп, Ватаныбызны яклый. Аңа быелның август аенда район башлыгы Александр Никошин исеменнән Мактау грамотасы да тапшырыла. Анда исә: “Махсус хәрби операция барган урыннарда куелган бурычны үтәгәндә, күрсәткән батырлыгы өчен” дип языла. 
Повестканы Дмитрийга 2022 елның 26 октябрендә эшләгән урынына – Әлки катнаш азык заводына китереп тапшыралар. Хәбәр исә өйгә алданрак кайта. “Күршебез, аның белән бергә эшләүче иптәше кереп әйтте.  Шундук күзләремнән яшь тәгәрәде. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашуның ни икәнлеген гаиләбез ишетеп кенә белми шул. Зур улым Евгенийның да армия хезмәте “кайнар нокта”да – Чечняда үтте. Әмма елап кына берни үзгәртеп булмый, килешергә туры килде. Тиз арада җыенып, улымны башта хәрби әзерлекне үтүгә, аннары Ватанны саклар өчен чит җирләргә озатырга туры килде”, – ди ана. 

Кулыннан эш килә

Махсус хәрби операция барган урынында хезмәт итүенә бер ел булган Дмитрий август аенда бер тапкыр ялга кайтып китә. Кыска ялында да әнисенә ничек тә ярдәм итеп калырга тырыша.

–    Яңа капка куеп, алгы коймаларны алмаштырып китте. Улымның кулыннан бар эш килә. Аеруча төрле техниканы сүтеп, төзәтергә, өзелгән урынын эретеп ябыштырып, төзәтергә ярата. Күршеләр дә телефон һәм башка җайланмаларны күтәреп кереп: “Төзәтеп бир әле”, – дип, үзенә мөрәҗәгать итәләр иде. Үзләренә беркайчан да каршы килмәде. Кечкенә “Ока”сы бар. Бер карыйсың, аның “эчен” алып, сүтеп салган була. Икенче карыйсың, ул аңа утырып йөри инде. Өйдә әле тагын эшләп, булышып киткән булыр иде дә, авырып китте. “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Аннан Казан хастаханәсенә озаттылар. Анда 10 көн дәваланып, өйгә кайтканнан соң, яңадан хәрби иптәшләренә янына китте, – дип сөйләде улының ялы турында әңгәмәдәшем. 

Оныклары  – ярдәмчеләре

Галина Волкова бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул гомер буе Базарлы Матакның “Актай” совхозында хисапчы булып эшләгән. 1974 елда шунда урнашкан булса, 2008 елга кадәр – пенсионер яшенә җиткәнче үз вазифасын башкарган. Хәзер ялгыз яшәсә дә, беренче ярдәмчеләре – оныклары. Ә оныклар исә дүртәү. Аеруча Евгенийның улы Сережа – дәү әнисендә еш кунак. Сеңлесе Лиза белән икесенә әбиләре аеруча якын шул. Чөнки бик кечкенәдән алар әнисез кала, хатын-кыз назын, кайгыртучанлыгын аларга әибләре бирә.

–Әниләре, Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыткан киленем Надя, авыруы сәбәпле, бик яшьли гүр иясе булды шул. Оныкларым әнисез калды. Шуңа да үзләрен үстерешергә, аякка бастырырга ярдәм итеп яшәдем. Лиза бүген үзе дә тормышка чыкты, инде оныкчыгым тууын көтәбез. Сережа  – районыбызның авыл хуҗалыгы көллияте студенты. Ул көн дә килеп, хәлемне белә, еш кына куна да кала. Шулай ук тагын бик тә яраткан ике оныгым, кызым Светлана белән киявем Илфатның балалары – Илнар һәм Алинә бар, –  дип сөйләде гаиләсе турында Галина Николаевна. 

Нинди милләттән булсак та, тынычлык кирәк

Тагын шунысы гаҗәпләндерде: Галина Волкова чуаш милләтеннән булса да, минем белән саф татарча сөйләште. Моны исә ул болай аңлатты:

–    Мин Татар Биктимере авылында туып үстем. Әти-әнием анда Иске Коратадан күченеп килгән. Гел татарлар арасында яшәгәч, өйдә дә, урамда иптәшләрем белән дә татарча сөйләшә идем. Эшемдә – “Актай” совхозында да хезмәткәрләр, нигездә, татарлар иде. Шуңа хәзер дә балаларым да, оныклар да татарча белә. Олы улымның икенче өйләнгән хатыны да, киявем дә татар. Гаиләбездә үк төрле милләтләр булса да, дус, аңлашып яшибез. Күңелгә генә тынычлык кирәк. Ә балаларыбыз хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан вакытта йөрәк сыкрап тора шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев