«Спартак» – чемпион
4 майда «Алинә» универсаль спорт залында оешмалар һәм авыл яшьләре командалары арасында мини-футбол буенча финал уеннары тәмамланды. Чирекфинал нәтиҗәләре түбәндәгечә: "Актай" белән "Росреестр" командалары очрашуы 5:1 исәбенә тәмамланды, "Спартак" «Агроколледж» ны 13:1 исәбе белән тар-мар итте. "ДЮСШ" "Таир"га 1:4 исәбе белән оттырды, ә "Авангард" һәм "Локомотив" уенны 5:4 исәбе белән...