Талип Яруллин хөрмәтенә турнир
Көрәш - халкыбызның яраткан спорт төре, батырларны сынау, баһадирларны җыр-дастаннарга салып мактау чарасы. Безнең Әлки ягында да борынгыдан популяр булган көрәш, ә Сабантуйда мәйдан тоткан көчле беләкле, нык билле ир-егетләр турында хикәятләр буыннан-буынга тапшырылып килгән.