«Бәйрәмнәрнең безнең өчен бу иң олысы»
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм мәҗлесенә җыелган ветераннар әнә шулай диде.
22 февральдә Базарлы Матак урта мәктәбендә үткәрелгән әлеге кичәгә районыбызның барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннар хәрәкәте активистлары чакырылган иде. Бәйрәмгә килә алмаганнарны исә өйләренә барып котладылар.