Синоптикларның кисәтүе рас килде - узган атнада һава кискен салкынайды, кар яуды, хәтта буран котырды.
Әле хәзер дә җирдә кар катламы ята. Озын, кояшлы әбиләр чуагыннан соң табигать безгә шул рәвешле кышның ерак түгеллеген искәртте.
Һава торышындагы мондый үзгәреш юлларда да катлаулы вәзгыять тудырды. Автомобиль экспертларының тәүлеклек уртача температура +5,+7...
Синоптикларның кисәтүе рас килде - узган атнада һава кискен салкынайды, кар яуды, хәтта буран котырды.
Әле хәзер дә җирдә кар катламы ята. Озын, кояшлы әбиләр чуагыннан соң табигать безгә шул рәвешле кышның ерак түгеллеген искәртте.
Һава торышындагы мондый үзгәреш юлларда да катлаулы вәзгыять тудырды. Автомобиль экспертларының тәүлеклек уртача температура +5,+7 градускача түбәнәйгәндә көпчәкләрне кышкыга алыштырырга киңәш итүе хакында язган идек инде. Кызганыч, автомобильчеләрнең күбесе әле моны эшләп өлгермәгән.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин машина йөртүчеләргә кичекмәстән кышкы шиналарга күчәргә кирәклеген кабат искәртә.
-Узган атнада район территориясендә биш юл-транспорт вакыйгасы булды,-ди районның баш автоинспекторы. -Бәхеткә, кешеләр имгәнмәде. Ә менә машиналар бик нык зыян күрде. Авариягә юлыккан автомобильләрнең барысы да җәйге көпчәктә иде.
Автоинспекторлар үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 90 очрагын ачыклаганнар. Билгеле, кагыйдәләрне санга сукмаган шоферларның берсе дә җәзасыз калмас. Тизлекне арттыру, хәвефсезлек каешын каптырмау, балаларны махсус креслода йөртмәү кебек бозулар һаман еш очрый, ди Рәис Сафин. Шулай ук исерек килеш руль артына утырган бер бәндә тоткарланган. Алдагы ел ярым-ике елда ул машина белән идарә итә алмас анысы. Өстәвенә, зур штрафны түләү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килер.
Люция Низамиева.
Нет комментариев