Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Онытырлык түгел аны..

Сирәк-мирәк кенә радиодан яңгырауларын исәпләмәгәндә, исемнәре еллар узу белән онытыла башлый, әлеге шәхесләрне күрми калган яшь буын өчен күбесе таныш та түгел. Шулай да, шөкер, әлеге зур шәхесләрне искә төшерүче, аларның иҗатын олылап халыкка җиткереп торучы милләттәшләребез бар.

Онытыла башлаган мәлдә Рәшит Ваһапов исемен зурлап искә төшергән, әлеге зур җырчы исемендәге фестивальне булдырган Рифат Фәттәховка «афәрин!» дими, ни дисең? Мөслимлеләр Зифа апа Басыйрова исемен кадерләп саклый, җырчының юбилее уңаеннан Казанда узган бәйрәмдә әлеге төбәктә туып-үскән егетләрнең тырышлыгы бик зур булды. Инде менә Габдулла ага Рәхимкуловның якташлары - гомер буена үз Габдуллаларын олылап яшәгән чүпрәлеләргә «афәрин!» дибез. Быел татар халкы Габдулла ага Рәхимкулов рухы белән яши. Май азагында, җырчының зур юбилее уңаеннан, Чүпрәле районында узган бәйрәм җырчының исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым булды. Һәр матур эшне башлап йөрүчеләр, эшкә чынлап күңелен салганнар була. Андыйлар һәр төбәктә булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев