Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

5 мең сум түләү нинди гаиләләргә бирелә? Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов җаваплары

Өч яшькә кадәрге балаларга өстәмә түләү

Россия Президенты указы нигезендә, ана капиталына хокуклы (шулай ук элегрәк  андый хокуклары булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге һәр балага апрельдән июньгәчә 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә. Әлеге өстәмә түләүне алу тәртибе турындагы сорауларга Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе  Рәис Галләмов җавап бирә.

–5 мең сум түләү кемнәргә бирелә?

–Бу түләү 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокук алган, 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә тиеш. Сертификат средстволары тулысынча файдаланылган булса да, түләү бирелә.

–Балага инде өч яшь тулган булса?

Президент указы нигезендә, түләү өч яше тулмаган, шул исәптән 2020 елның апрель-июнь айларында өч яше туласы балаларга билгеләнә.

–Балага май аенда өч яшь тулса, түләү апрель өчен генәме, әллә ике айга да биреләме?

–Ике айга да бирелә. Түләү бала өч яшьтән кечерәк булган айларга, шулай ук ул бу яшькә җиткән ай өчен билгеләнә.

–Бала июнь азагында туса, июнь өчен түләүне алып буламы?

–Әйе, була. Бала быелның 30 июнендә туса, гаилә әлеге түләүгә хокук ала. Ә инде 1 июльдә туса, гаилә ана капиталына хокук ала, ә өстәмә түләүгә –юк.

–Гаиләдә өч яшькә кадәр ике бала булса, түләү һәркайсына биреләме?

–Әйе, икесенә дә бирелә. Ә түләү алу өчен бер гариза язу да җитә.

–Түләү ана капиталы средстволарыннан алынамы?

–Өстәмә айлык түләү федераль бюджеттан бирелә, ул ана капиталы күләмен киметми.

–Әлеге түләү гаиләнең керемнәренә бәйлеме?

–Өстәмә түләү гаиләнең керемнәренә, эш булу-булмауга, хезмәт хакы, пенсияләр, пособиеләр һәм башка ярдәм чаралары алуга бәйле түгел.

–Түләү алу өчен гаризаны ничек бирергә?

–Моның өчен быелның 1 октябренә кадәр Пенсия фондының  рәсми сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта гариза бирү җитә. Бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Зарурлык булганда Пенсия фонды барлык мәгълүматларны үзе соратып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев