Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

61 яшьлек әлкиле җинаять кылуда гаепле дип танылды

Әлки районы прокуратурасы әлеге җирлектә яшәүче 61 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Мәхкәмә аны РФ Җинаятьләр канунының 119 нчы маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. 
Әлеге ир-ат 2022 елның 29 октябрендә  исерек хәлдә үз фатирында элекке хатыны белән әрләшә башлый. Үтерәм дип янап, аңа белә торып, башына өч тапкыр йодрыгы белән китереп суга. Хатыны сакланып, куллары белән башын тота. Әмма ир-ат хокукый булмаган гамәлләр кылуын дәвам итеп, кулына тоткычлы таба ала һәм аның белән хатынның башын тоткан кулларына, ким дигәндә, 7 тапкыр суга.
Гаепләнүче үз гаебен танымады. Мәхкәмә бар хәлләрне дә исәпкә алып, аңа 1 елга иреген чикләү карарын чыгарды.  Хөкем ителүче ирекләре чикләнү җәзасының үтәлешен тикшерүче махсус дәүләт оешмасының ризалыгыннан башка даими тору урынын үзгәртмәскә, айга 1 тапкыр әлеге оешмада теркәлү үтәргә тиеш.  Карар кануный гамәлгә кергән. 
Луиза Хайруллина, 
район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев