Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «Якынлашучы 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм»

Хөрмәтле әлкилеләр, сезне якынлашучы 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм.


Ул бик тә яраткан, көтеп алынган һәм төрле һөнәр ияләрен берләштергән бәйрәм. Ил, туган җире, гаилә иминлеге өчен көндәлек хезмәт итүчеләр көне. 
Районыбызда тырыш кешеләр яши. Эшчәнлекнең барлык тармакларында да аерым уңышлар бар. Язның матур бу көннәрендә мин белемен, көчен үз җирлеген үстерүгә бүген үз өлешен кертүчеләргә дә, ветераннарыбызга да хөрмәтемне белдерәм. Авылларда эш гөрли, бакчаларда яшелчәләр утырту өчен  җирләр әзерләнә. Кырларда язгы чәчү эшләре бара.  Илебездә тынычлык булып, алга таба да хезмәт белән көн күреп яшәргә булсын. Күңелдә яхшылыкка өмет һәм ышаныч сүрелмәсен. Әлеге җылы  яз көннәре якыннар белән  очрашу шатлыгы алып килсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим.
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев