Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы китапханәсендә шәҗәрәләр төзү остасы Мансур Ганиев белән очрашу узды

Бүген, 15 мартта Базарлы Матак китапханәсендә Әлки районының Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Түбән Кама шәһәренең мәртәбәле Аксакаллар шурасы әгъзасы, һәвәскәр тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы Мансур Ганиев белән очрашу үткәрелде.

  Бирегә татар авыллары китапханәчеләре, китап укырга яратучылар чакырылган иде. Очрашуны хезмәт күрсәтү, милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Алсу Низамова алып барды. Мансур абый Ганиев үзе белән таныштырганнан соң, шәҗәрә төзүнең мөхимлеге, ни дарәҗәдә кызыклы эш булуы турында сөйләде. Чөнки тарих ул иң элек үз гаиләңнең, аның аша авылың, төбәгең һәм илеңнең үткәнен белүдән туплана.  Ә үткәнне, андагы ялгышларны, тәҗрибәне белми торып, алга бару мөмкин түгел.  Әмма гаилә шәҗәрәсен төзергә уйлаганда, эшни нидән башларга? Кемнәргә мөрәҗәгать итәргә? Әлеге очрашуда Мансур абый шул сорауларга җавап бирде, эш тәртибе белән таныштырды. Тарихчы үзе төзегән күп кенә шәҗәрәләрне дә алып килгән иде. Очрашуга чакырылган кунаклар шуннан үз нәселләре кешеләрен дә табып куанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев