Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы Борискино авылында яшәүче ир-атны гаепле дип тапты

Әлки районы прокуратурасы Борискино авылында яшәүче 57 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Мәхкәмә аны Җинаятьләр канунының 158.1 нче маддәсендә (административ җаваплылыкка тартылганы булган затның әйбер урлавы) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. 
Мәхкәмдә әлеге кешенең 2022 елның 31 октябрендә 14.30–15.00 сәгать аралыгында үз файдасына белә торып “Хузангай” җәмгыятенең алтынчы корпусыннан 1 килограммы 22 сумнан бәяләнгән 52 кг катнаш азык урлый. Нәтиҗәдә, “Хузангай” җәмгыятенә 1147 сум да 30 тиенлек зыян салына. 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Бар хәлләрне дә исәпкә алганнан соң, мәхкәмә әлеге ир-атка 100 сәгать мәҗбүри эшкә кую җәзасын чыгарды. Мәҗбүри эшләр исә җинаять-башкарма инспекциясе белән килешенеп билгеләнәчәк.
Карар гамәлгә кергән.
Илдар Гайсин,
район прокуроры ярдәмчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев