Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында рәсми төстә Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы үтте

2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан район мәдәният йортында рәсми төстә Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы үтте.

Әлеге тантанага район мәктәпләре укытучылары, мәктәпкәчә белем бирүчеләр, .уку йортлары җитәкчеләре, ветеран укытучылар, гаилә династияләре чакырылганнар иде. Иң элек сәхнәгә куелган экран аша РФ мәгариф  министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате яңгырады. Аннан әлеге бәйрәмдә катнашучыларны һәм районның барлык укытучыларын, мәктәпләрдә белеп биреп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын район башлыгы Александр Никошин кайнар сәламләде һәм иң җылы теләкләрен җиткерде. 

ФОТОРЕПОРТАЖ


–     Без һәрчак үзебезнең беренче укытучыларыбызны иң җылы хисләр белән хәтеребездә саклыйбыз. Тәүге тапкыр мәктәпкә килгән  баладан алар әйбәт белгечләр, булдыклы эшмәкәрләр, оста җитәкчеләр, чын кешеләр тәрбиялиләр. Районыбызда бик сәләтле балалар укый. Укучылардагы бу сәләтне сез, укытучылар, әти-әниләрдән дә алдан күреп, бар көчегез, тырышлыгыгызны куеп үстерәсез. Моңа бары җан-тән белән үзен укытучы һөнәренә багышлаган кеше генә башкара ала. Әлки укучылары Татарстанда, Россия күләмендә төрле җиңүләргә ирешә икән – биредә мөгаллимнәр бик нык көч куйганнар, тырышканнар дигән сүз. Мин сезнең олы хезмәтегезгә ихластан  рәхмәтләремне җиткерәм. Дәрәҗәле һәм бик күркәм – Укытучы һәм остаз елы белән тәбриклим сезне!  – диде ул.
Аннан район башлыгы 43 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Нәфисә Хөснетдинова (Базарлы Матак), Югары Әлки балалар бакчасы мөдире Лилия Яруллинага, тәҗрибәле укытучылар  Миләүшә Низамовага  (Чуаш Кичүе) һәм Светлана Мамеевага (Чуаш Борнае) Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сәхнәгә көчле алкышлар астында Александр Никошинның беренче укытучысы Гөлүсә Зыятдин кызы Гаязова чакырылды. Аңа иң җылы сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. 
Тантананы бик җылы итеп ике дәүләт телендә Рәисә Яруллина һәм Айдар Абдуллин алып бардылар. Алар игътибарны сәхнә түрендәге экранга юнәлтүе сорадылар. Анда “Минем яраткан укытучым фотоархивы” акциясенә старт бирелүе язылган иде. Акция нәтиҗәсендә районда яшәүче педагоглар архивы булдырылачак.
Әлеге бәйрәм укучылар, укытучылар җырлары-биюләре белән үрелеп барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да Укытучы һәм остаз елы ачылу белән барлык мөгаллимнәрне котлады, аларның гаять дәрәҗәдә җаваплы эшләрендә яңа казанышлар теләде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Хөрмәтле хезмәттәшләрем. Күпләрегез белән без өч дистә ел инде мәгариф өлкәсендә бар күңелебезне, белемебезне, сәләтебезне биреп хезмәт куябыз”, – дип чыгышын башлады район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева. 
Ул хезмәтләрдә нинди генә үзгәрешләр булса да, яңа җайланмалар кайтарылып торса да, ныклы итеп белемен арттыруда укытучы хезмәте иң беренче урында тора, диде.
Бу сүзләргә район мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Рөстәм Билалов та кушылды.
Аннан сәхнәгә укытучылар династияләре, укытучы булып эшләүче гаиләләрне чакырып олыладылар, бүләкләр тапшырдылар. Район сәнгать осталары, укытучылар, мәктәп балаларының җырлы-биюле концерты һәр мөгаллим күңеленә хуш килерлек иде.
Укытучы һәм остаз елына районда старт бирелде. Ел дәвамында күп төрле чаралар, бәйгеләр үтәр әле.  Иң мөһиме, барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган укытучы һөнәренә игътибар зур булыр,  дәрәҗәсе тагын да күтәрелер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев