Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республика комиссиясе эшләде

Районда терлек азыгы хәзерләү эшләре башланды.

Беренчеләрдән булып әлеге җаваплы хезмәткә “Востокзернопродукт”ның Үзәк-Әлки, Көнъяк-Көнбатыш-Әлки территориаль идарәләре һәм “Хузангай” җәмгыяте керештеләр.
 

Узган атнада терлек азыгын хәзерләү техникасының тезеклегенә бәя бирү һәм азык утарларының яңа сезонга әзерлеген карау буенча районда республика комиссиясе эшләде.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин җитәкчелегендәге комиссия иң элек Хлебодаровка кырында тезеп бастырылган техникага бәя бирделәр. Монда Үзәк-Әлки, Көнбатыш-Әлки, Көнчыгыш Әлки территориаль идарәләре азык хәзерләү техникасы тезеп бастырылган иде. Биредә үләннәрне теземнәргә салучы үзйөрешле тракторлар, азык хәзерләү комбайннары, яшел массаны кырдан азык утарына ташучы машина-тракторлар комиссиягә күрсәтелде. Алар барысы да буген кырларга чыгып эшләргә әзер. Комиссия әгъзалары комбайннарны эшләтеп, тикшереп тә карадылар. Аларда җитди булмаган төзексезлекләр дә табылды, кичекмәстән аларны хәл итү юллары аңлатылды. Биредә механизаторларның махсус киемнәрдә булуын, азык әзерләү техникасының медицина аптечкасы, янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителешен карадылар.
 

Комбайнчы-тракторчылар белән хезмәтне саклау буенча алдан ук инструктажлар үткәрелгән. Бу  турыда махсус журналларда имзалар куелган.


– Алда торган эшләр нинди генә җәваплы торса да, безнең өчен механизаторларның сәламәтлеге, исән-имин булуы алгы сызыкта тора, – диделәр комиссия әгъзалары нәтиҗә ясаганда.
 

Шундый ук техника Юхмачыдагы күпьеллык үлән кыры башында да тезеп куелган иде. Биредә Көньяк-Әлки,  Көньяк-Көнбатыш-Әлки идарәләре үзләрендәге азык хәзерләү трактор-комбайннарын күрсәттеләр. Бу идарәләр бергәләшеп азык хәзерлиләр. Алар былтыр да бергә маллар өчен сенаж, силос салдылар, бөртеклеләр уңышын җыеп алдылар. Быел да бу алымны дәвам итәргә уйлары. Аларның азык хәзерләү сезонына техникасы 95 процент әзер. Бу көннәрдә яңа партия запас частьләр кайта. Аларын файдаланып калган техниканы да әзерлек сызыгына куячаклар. 
 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев:


– Быел азык хәзерләү эшләренә елдагыдан иртәрәк керешәбез. Без күпьеллык үләннәрнең беренче чабуын күпме тизрәк җыеп алсак, ул икенчегә тизрәк өлгерә,– диде.


Аннан “Хузангай” җәмгыяте базасында булып Сихтермә кырларында тезеп куелган техникага күзәтү башкарылды. Хузангайлылар яңа сезонга зур әзерлек белән керешәләр. Биредә чапкыч комбайннар, үлән ваклаткыч техника саны ягыннан да, төзеклеге белән дә күпкә өстен. Республика комиссиясе аларның бу эшен районда югары бәяләде. Икенче урынны Үзәк-Әлки алды.


Бер уңайдан азык утарларындагы сенаж базларының торышын да тикшерделәр. “Хузангай”ның утарында 10 ар мең тонна масса сыешлы 4 баз бар. Аларның икесе бушаган икесендә былтыргы запас азык тора әле. Буш базлар ремонтлап агартылган, сенаж салганда кушу өчен биопрепаратлар кайтарылган, өстен ябарга полиэтилен төргәкләп тора, массаны таптату, үлчәү техникасы тезек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев