Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында суны максатчан файдалануны ачыклау буенча комиссияләр оештырылачак

Район территориясендә аномаль эссе көннәр тора.

Мондый вакытта күпләр үзәктән килә торган суны кирәгеннән артык та файдалана башлый. 
Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында кызу көннәрдә су күбрәк сибелергә мөмкин. Әмма һич кенә дә су шлангасын бәрәңге бакчасына, алмагачлар төбенә сәгатьләр буе агызып тормыйсы иде.


Бу көннәрдә авылларда су башнялары тулы куәткә эшли. Тик чамадан артык  файдаланучылар булса – ул бөтенләй туктап калырга мөмкин. Һич югы су бит берәүләрнең йортына шарлап килеп торса, икенчеләрдә, басым җитмәү сәбәпле, бөтенләй булмаска мөмкин. 
Мондый эссе чорда авыл халкы суна мөмкин кадәр экономияле, юк-барга исраф итмичә файдалансын инде.


Авыл җирлекләрендә эчә торган суны максатчан файдалануны ачыклау буенча комиссияләр оештыру киңәш ителә. Депутатлар, авыл активчылары белән бергә урам буйлап халыкның ни дәрәҗәдә суны исраф итмичә куллануы ачыкланачак. Бу – озакка сузылган яңгырсыз көннәрдән соң туган критик хәлдән чыгуның бер юлы. Моны авыл кешеләре дөрес аңласыннар иде. Су дөрес файдаланганда һәр йортка диярлек килә бит.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев