Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар

6 мартта яз аендагы иң күркәм бәйрәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, район җитәкчелеге бүгенге көндә Ватанны саклау кебек изге бурычын үтәүче батыр ир-егетләрне тәрбияләп үстерүче аналарны, “кайнар нокталарга” ирләрен озаткан хатыннарны, апа-сеңелләрне, иң изге теләкләрне җиткерү өчен, бәйрәм табыны артына җыйды.

  Биредә хәрби хезмәтне килешү буенча үтәүчеләрнең дә, Әлки җирендә туып-үсеп, башка төбәкләрдән мобилизацияләнүчеләрнең дә якыннары килгән иде.
Әлеге хатын-кызлар арасыннан түр урын Россия Герое Раил Габдрахмановның әнисе Лира ханым, Украинадагы махсус операциядә батыр улларын югалту ачысын кичерүче аналар Надежда Дулатова, Лидия Чуманова, күптән түгел алгы сызыктан алып кайтып җирләнгән Илдар Кәримовның бертуганы Фирүзә Сабиковага бирелде.  


Хатын-кызлар, беренче чиратта, гаилә учагын саклаучылар, балаларын тәрбияләп, аякка бастыручылар, белем алу мөмкинлеге биреп, олы юлга чыгаручылар, улларын Ватан алдында хәрби бурычны үтәргә озатучылар һәм аларны көтеп алучылар. Йөрәк парәләрен яу кырларына озатучы хатын-кызларның күңелендә диңгез давылларын бастырырлык сабырлык салынган. Гүзәл затларны котларга сүз алган район башлыгы Александр Никошин да нәкъ менә шулар турында сөйләде.
–     Илебез күге тыныч булсын өчен, сезнең ирләрегез, улларыгыз үзләрен аямыйча дошман белән көрәшә.   Шундый батыр, кыю, акыллы уллар тәрбияләүче аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Беләсез, бу бәрелешләрдә без дүрт якташыбызны югалттык. Ул батыр ил сакчыларын үстергән аналарга юату сүзләре табуы авыр. Алар алдында баш иям һәм сабырлык телим. Без хәзер барыбыз да бер теләктә: тизрәк тынычлык урнашсын һәм безнең ир-егетләребез Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, – диде ул. 


Уйлар чынга аша. Изге теләктә булыйк, бары тик яхшылыклар турында гына уйлыйк. Ул вакытта Ватан алдында бурычларын үтәүче хәрбиләребез дә исән-сау булырлар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да шуңа басым ясады.
–     Күңелегездә авыр хисләр өстенлек итсә дә, сез бүген матур булып килгәнсез. Йөрәкләрегез еласа да, елмаерга тырышасыз. Яхшылык турында гына уйлыйк, көчле булыйк һәм ир-егетләребезнең Җиңү белән кайтуын көтик, – дип, ул да табын артындагы хатын-кызларга иң изге теләкләрен  җиткерде. 


Бәйрәм алды табынында Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә икешәр улын озаткан аналар да бар иде. Алар: Туйбикә Сираева, Роза Нотфуллина, Талия Кыямова. Икеләтә кайгырту белән янган әлеге аналарның берсенә – Туйбикә апага сүз бирелгәч, ул:
–     Мин һәр сугышны йөрәгем аша үткәрдем. Улым Чечняда, Сүриядә, Таҗикстанда булды, хәзер Украинадагы махсус операциядә катнаша. Еламыйк. Улларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын телик. Алдагы көннәрдә дөнья мәшәкатьләре белән генә кайнап яшәргә язсын, – диде, җыелган хатын-кызларның барысына да сабырлык теләп.
 Кояш көлә, дөнья йокысыннан уяна башлаган вакытта билгеләнгән хатын-кызлар бәйрәме мәҗлесенә җыелган бу гүзәл ханымнар, вакыт-вакыт битләреннән тәгәрәгән күз яшьләрен сөрткәләсәләр дә, тирән сагышларын күрсәтмәделәр, котлауларны, алар өчен башкарылган җырларны кабул итеп, елмаерга тырыштылар. Шундый көчле булганнары өчен, рәхмәт аларга. Без дә исән-имин булып, улларыгызны, ирләрегезне, якыннарыгызны өйләрегездә каршы алсагыз һәм моннан соң күзләрегездә бары тик шатлык яшьләре генә  җемелдәсен иде, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев