Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апак авыл җирлегендә агымдагы елга бурычлар билгеләнде

Апак авыл җирлеге районның көнчыгыш чигендә урнашкан. Аннан Базарлы Матакка да, Димитровград шәһәренә дә бер үк ара. Бу биредәге халыкның тормышында да чагылыш таба.

Апак, Каракүл, Иске Тумба авыллары халкы Ульяновск өлкәсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Балалары шунда һөнәр үзләштерә, гаилә корып яшәп калучылары да күп. Халык сөт һәм сөт ризыкларын, терлек итен шул якка барып урнаштыру ягын карый. Шәһәрдә әлеге продукциягә сорау да зуррак икән.

Гыйнвар азагында Апак җирлегендә авыл җыеннары булып узды. Соңгы елларда җирлек белән уңышлы гына җитәкчелек итүче Илһамия Әбҗәббарова халык алдында узган 2019 елда башкарылган эшләргә хисап тотты. Шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Җирлектә 242 хуҗалык исәпләнә, 583 кеше яши. Шуның 303 е – Апакта, 198 е – Каракүлдә һәм 82 кеше Иске Тумбада. Былтыр җирлектә бары ике бала туган, 10 кеше үлгән. Яңа гаилә коручылар булмаган.

Шөкер, өч авылда да халыкка медицина хезмәте күрсәтүче фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Шулай ук өч авылда да клублар, китапханәләр эшчәнлеген уңышлы гына дәвам иттерә. Аларның хезмәткәрләре җыенда үз эшләре турында сөйләделәр.

Балалар бакчасы Апакта гына калган. Аның да киләчәге бик өметле түгел – хәзер биредә бары биш сабый тәрбияләнә.

Апакта, Каракүлдә көндәлек кирәк-яраклар сату өчен кибетләр эшли. Ә Иске Тумбага атнага бер тапкыр автолавка килеп, ипи, башка азык-төлек һәм авыл халкы биргән заявкалар нигезендә хезмәт күрсәтә.

Халыктан былтыр 150 мең сум  үзара салым кергән. Республикадан моңа 558 мең сум субсидия кайткан. Урам утлары өчен 166 мең 604 сум түләнгән. “Энерготехсервис”ка янган лампочкаларны алыштырганга һәм паркта башкарылган эшләр өчен 107 мең сум күчерелгән.  137 мең 225 сумга чүп-чар контейнерлары сатып алынган һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән.

Җирлек бюджет (?) хисабына да шактый эшләр башкарган. Апакта күпер ремонтланган, Җиңү урамында юл ясалган, Каракүлдә Киров урамы юлына су агу өчен тимер торба салынган. Апакта парк тирәсе тотып алынган, анда җиһазлар урнаштырылган. Каракүлдә төзеләчәк модульле ФАП һәм спорт мәйданчыгы өчен җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән. Иске Тумбада Үзәк урамда яңа су трассасы салынган.

Иске Тумбада үткән җыенда Нина Никифорова сүз алып:

–Безнең өйләребезгә чиста су даими килә хәзер. Бу мәсьәләне уңай хәл иткән өчен район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт,–дип сөенечен белдерде.

Иске Тумбада соңгы берничә елда эчә торган суга кытлык булды. Әлеге проблеманың хәл ителүенә халык бик канәгать.

Апакта яшәүче бер апа:

–Өч ай саен телефонны өзәргә гариза язабыз. Аны бер язуда гына хәл итеп булмыймы? – дип сорады.

Район элемтә узелы җитәкчесе Илсөяр Гыйззәтуллина:

–Сез гаризада телефон номерын алырга дип күрсәтсәгез, без аны бөтенләйгә алабыз. Ә моңа кадәр гаризалар телефонны вакытлыча өзәргә дип язылган булган,–дип аңлатты.

Каракүлдә исә: “Яшь бала өчен дә чүп-чарга түләү квитанциясе килә, бу дөресме икән?”–дип сорадылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев моңа:

–Көнкүреш калдыклары җыю тарифлары Республика тарифлар комитеты документы нигезендә эшләнә. Анда балалар өчен дә түләү каралган,–дип җавап бирде.

Район башлыгы Александр Никошин җирлектә хуҗалык итүнең кече формаларын киңрәк җәелдерү өчен мөмкинлекләр зур булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, бигрәк тә Каракүлдә, Иске Тумбада яшәүчеләргә маллар асрап табыш алу җайлы, көтүлекләр дә күп. Мал-туар тотучыларга дәүләттән төрле ярдәм дә каралган. Район башлыгы авыл кешеләрен әлеге чаралардан файдаланырга, шәхси хуҗалыкны үстереп табыш алырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев