Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез

Базарлы Матактагы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Рамилә Сәлаховага, Гөлнур Вәлиевага һәм Ландыш Сәйфетдиновага ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алар бакчага йөрүче балаларыбыз белән Ватанны яклаучылар көне һәм 8 Март бәйрәме уңаеннан бик матур кичәләр оештырдылар. Шатлык, күтәренкелек тулы әлеге бәйрәм кичәләре җылы, рәхәт атмосферада узды. Балалар безгә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Нәниләребезнең занятиеләрдә ничек шөгыльләнүләре турындагы фоторәсемнәрне алу да бик күңелле булды. Бүлмәләр матур итеп бизәлгән, иркен, җылы, чиста. Әтиләр һәм әниләрнең фотосурәтләре дә урнаштырылган иде. Яраткан тәрбиячеләребезгә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев