Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиябашлыларның күбесе газетага язылып өлгергән

Киләсе яртыеллыкка "Әлки хәбәрләре" газетасына ташламалы язылу мөмкинлегеннән 1221 гаилә файдаланып калган.

Район газетасына ташламалы бәядән алдан язылу 11 апрельгә кадәр дәвам итте. Бу форсаттан Чиябаш почта бүлекчәсе (җитәкчесе Земфира Капеева) бик оста файдаланган. Шулай ук Чуаш Борнае (Лилия Кашапова), Борискино (Зоя Сиделькина), Түбән Кәчи (Валентина Романова) элемтә бүлекчәләре нәтиҗәле эшләгәннәр. Аларда барлык әбүнәчеләрнең 42-47 проценты "Әлки хәбәрләре"нә язылырга өлгергән.

Матбугатка язылу әлегә Иске Матак, Алпар, Иске Салман, Чуаш Шәпкәсе, Ташбилге, Үргәгар авылларында сүлпән бара. Әлеге торак пунктлар почта хезмәткәрләренең уңышлы эшләре турында мәгълүматлар көтеп калабыз.

"Әлки хәбәрләре"нә 6 айга 648 сумга (оешмаларга 738 сум) язылырга була. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Матбугат басмаларына язылу өчен коллективлардан почтальоннарны чакырып заявкалар юлларга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев