Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләр зур, нәтиҗәсе дә көттермәсен иде

Районда быел 111 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады. Алар барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, кулларына аттестат алып чыктылар. Әмма әлегә БДИ нәтиҗәләре республиканың уртача күрсәткечләреннән бераз калыша. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәләрендә, аерым алганда, пленар утырышта да җитди сөйләшү булды. Иске Матак мәктәбе укытучылары Лариса Советникова, Зоя Пожарская,...

Районда быел 111 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады. Алар барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, кулларына аттестат алып чыктылар. Әмма әлегә БДИ нәтиҗәләре республиканың уртача күрсәткечләреннән бераз калыша. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәләрендә, аерым алганда, пленар утырышта да җитди сөйләшү булды.

Иске Матак мәктәбе укытучылары Лариса Советникова, Зоя Пожарская, Нина Советникова, Иске Чаллы мәктәбеннән Наил Бәдретдинов һәм Балалар иҗаты йортының өстәмә белем укытучысы Ильяс Идиятуллин (сулдан уңга)укыту проблемалары турында фикер алышалар.
Соңгы елларда республикада мәктәпләрдә балаларга төпле белем бирү өчен зур кайгыртучанлык күрелә. Әйтик, берничә ел инде мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы эшләп килә. Бездә дә һәр елны икешәр зур мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә. Моннан тыш, уку йортлары заманча җиһазлар белән баетылып тора. Районыбызда дүрт ел элек 12 укучыга бер компьютер туры килгән булса, бүген инде ул 5 укучыга - бер. 36 мәктәп интернетка тоташтырылган. 2010 елдан бирле районга 5 мобиль класс кайтарылган, 167 мультимедиалы проектр, 75 интерактив такта, 12 моноблок өстәлгән. 547 укытучы ноутбуклы булган.
Мәгариф өлкәсендә төрле грантлар уңышлы эшләп килә. Анда район мәктәпләре дә, аерым укытучылар да актив катнаша.
Кыскасы, балаларга ныклы белем бирү өчен бик күп шартлар тудырыла. Тик әлегә без мәктәпләребездәге белем бирү дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә белем сыйфатын билгеләүче исемлегендә районыбыз БДИ нәтиҗәләре буенча күп кенә фәннәрдән уртачадан түбәнрәк дәрәҗәдә. Бигрәк тә химия һәм физикадан БДИ баллары түбән.
Бу җитди проблема. Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларга эшне, балаларга белем бирү дәрәҗәсен яхшырту буенча уйланырлык җирлек бар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллинның пленар утырышта ясаган докладында белем бирү сыйфатына аяк чалган төп сәбәпләрнең берсе дип укытучыларга булган кытлыкны атады.
«БДИ нәтиҗәләрен яхшырту буенча максатчан эшләү - бу уку елында безнең өчен иң мөһим бурыч», - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.
-Мәктәпләребезнең авырткан җире - кадрлар җитмәү. Педагог хезмәткәрләрнең уртача яше гаять югары. Мөгаллимнәребезнең күбесе пенсиядәге яисә пенсия алды яшендә. Биш елга кадәр стажлы нибары 21 укытучыбыз бар. Ничә еллар инде без алмаш буын педагогларга мохтаҗлык кичерәбез. Район мәктәпләрендә иң мөһим фәннәр саналган информатика, химия, физикадан квалификацияле укытучыларга кытлык,-ди Айдар Ринатович.
Бүген районда 487 укытучы хезмәт куя. Аларның 389 ы югары белемле. 308 укытучы беренче һәм югары категориягә ия.
Шунысы куандыра, без мәктәпләрне оптимальләштерү белән бик мавыкмыйбыз. Монда район җитәкчеләренең тырышлыгы да зур. Бу уку елында бары бер - Түбән Әлморза башлангыч мәктәбе генә эшен вакытлыча туктатты. Вакытлыча дибез, авылда сабыйлар арта башласа, башлангыч мәктәп янә эшләп китә ала.
Бүген авыллардан 351 бала база мәктәпләренә йөреп укый. Аларны 18 автобус йөртә. Бу эш шактый әйбәт оештырылган. Соңгы елларда укучылардан да, ата-аналардан да балаларны автобус белән йөртү буенча дәгъвалар ишетелгәне юк.
2012 елдан бирле райондагы балалар бакчалары 35 ноутбук һәм 19 проекция җиһазлары белән комплектланган. Ә Базарлы Матакның "Каенкай" балалар бакчасы быел 1 миллион сум күләмендә грант отуга иреште.
Балаларның ялын оештыру, сәламәтлеген ныгыту да мәгарифтәге мөһим юнәлешләрнең берсе. Җәйге каникул көннәрендә 1141 бала төрле лагерьларда, санаторийларда ял иткән. Шуларның 201 е - аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.
Пленар утырышта чыгыш ясаучылар да балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге байтак проблемаларга тукталдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев