Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗигадә һәлак булган депутатның соңгы сәфәре Әлки районында үткән

Күңел белән ышанып, акыл аша кабул итеп булмый торган хәлләр-хәбәрләр дә бар шул бу тормышта. Җомга кичендә электрон мәгълүмат чаралары тараткан хәбәр дә һич ышанырлык түгел иде: Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин утырган очкыч фаҗигагә эләккән, ул Кама бозына егылып төшкән.

Вертолетта булган өч кешенең берсенең гомере өзелгән. Һәм ул нәкъ менә Айрат Нәҗип улы икән...

 

Безнең район өчен Айрат Хәйруллин Россиянең закон чыгару органы депутаты гына түгел. Ул әтисе аша безнең якташ та, нәселе башланган Әлки ягының чын патриоты да. Моннан 17 ел элек районга инвестор буларак килеп, безнең көчкә сулыш алган авыл хуҗалыгын аякка бастырган, үстергән, шуның белән күпме кешене эшле дә, ашлы да иткән шәхес тҗ,

Фаңига белән тәмамланган соңгы сәфәре дә бит безнең районга булган икән! Башта ул Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында эшләүчеләр белән киңәшмә үткәргән. Аннары, әбәтләп алгач, Карга комплексына килгән, анда да белгеч һәм савымчылар белән очрашкан...

 

Александр Захаров “Карга” сөтчелек комплексы җитәкчесе:

–Ул безгә сәгать бер тулып узгач килеп төште. Безне дә ияртеп, корпусларны әйләнеп чыкты, аннары киңәшмә үткәрде. “Әйбәт эшлисез, рәхмәт. Әмма тырыша төшсәгез, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешеп була бит. Мин сезгә һәрьяклап булышачакмын. Сөт күләмен арттырсагыз, хезмәт хакларыгыз да үсәр иде”,–диде савымчыларга. Аннары безнең белән хушлашып, капкага таба китте. Әмма никтер кире борылып, мине кочаклап алды. “Уңышлар сиңа, Александр Федрович! Алга таба да бергәләп эшләрбез, дип өметләнәм!”–диде ул, аркамнан кагып. Һәм вертолетка утырды...

Мин Айрат Нәҗипович белән 2003 елдан бирле эшләдем. Абдул Салманда ферма мөдире идем. Еш аралаштык. Гаҗәеп ачык, итәгатьле кеше иде. Беркайчан кешеләргә кычкырганын, каты сүз әйткәнен хәтерләмим. Гел елмаеп сөйләште. Гаилә хәлләремне, улымның спортта уңышларын хәтерендә тотып сораша иде. Әгәр ул инвестор булып килмәсә, Абдул Салман авылы беткән булыр иде, мөгаен. Без Айрат Нәҗиповичка бик тә рәхмәтле. Аның үлеме коллективтагы һәр кеше өчен зур кайгы... авыр туфрагы җиңел булсын.

 

Рафаэль Гыйльметдинов, “Үзәк Әлки” идарәсенең элеккеге җитәкчесе:

–Күңел ышанмаслык эш... Айрат Нәҗипович, энергиясе ташып торган, әле иллесе дә җитмәгән яшь кеше... Һәм инде дөньяда юк… Казанга бардык, мәңгегә хушлаштык үзе белән. Миңа аның янәшәсендә озак эшләү бәхете тиде. Ул моңачы күрелмәгән яңа формация кешесе иде бит. Бик күп нәрсәгә өйрәтте ул мине, шул исәптән халык белән эшләргә. Һәр белгечне, эшчене танып белә, һәркемгә исеме белән дәшә иде ул. Район җирләрен дә яхшы белә, кайда нинди культура чәчсәң, уңышлырак буласын аңлый иде. һәркөн иртән дистәләгән әлкиле “Кызыл Шәрык-Агро” подразделениеләренә эшкә чыгып китә, шулай тормышын алып бара...

Бик тә олы хәсрәт, төзәтеп булмаслык фаҗига... Урыны җәннәттә булсын, дип дога кылыйк мәрхүмнең рухына...

 

Рәниф Гатин, механизатор, Яңа Чаллы авылы:

–Айрат Нәҗипович совхозлар таралып, берничә ел хезмәт хакы ала алмый тилмергән авыл халкын эшле дә, ашлы да итте бит. Ул килгәндә бездәге хәлләр утырып еларлык иде. Күпме яңа техника кайтарды районга! Мин, кем әйтмешли, тешем чыкканнан бирле комбайнда. Әмма андый көчле, эшләр өчен уңайлы комбайннарны Айрат Нәҗипович килгәч кенә беренче тапкыр күрдек, шуларда эшли башладык. Ул безгә лаеклы хезмәт хакы, зур премияләр түләде. Тормышыбыз бөтәеп, кешечә яши башладык. Гаять кешелекле иде ул. Минем улым да комбайнда эшләде. Аңа бик шатланды инде Айрат годок (без бит бер елгы, туган көннәребез дә рәттән – уд 1 августта, мин 2 сендә дөньяга килгәнбез). Гел сорашып-белешеп торды. Радисның комбыйнына менеп утырганы да булды.

Кадеребезне белде: урып-җыю эшләре тәмамлангач, Казанга чакырып ял иттерә, иң яхшы рестораннарда сыйлый, бүләкләр биреп озата иде. Пайга күп итеп бөртек, печән бирдертеп, азык хәзерләү мәшәкатеннән котылдырды... Сөйләп бетерерлек түгел... шулай берчак Актин урманында кече Сабантуй үткәрәбез. Хәйруллин да безнең белән. Көрәшкә чыккан бер егет келәмгә уңайсыз килеп төште дә тора гына алмый бит! Айрат Нәҗипович тизрәк хастаханәгә шалтыратты да, “скорый” 15 минутта уилеп тә җитте...

Зур кайгы, барыбыз да хәсрәтләнәбез. Авыр туфрагы җиңел булсын.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев