Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Челтәр компаниясе» ААҖ электр объектларын зарарлаган өчен җаваплылык хакында кисәтә

Бу ел башыннан бирле Татарстанда электр челтәрләре объектларын саклау зоналарында төзелеш-монтаж һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда кагыйдәләрне бозу һәм юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә һава һәм кабель линияләре терәкләрен зарарлауның 247 факты теркәлде. Шуларның 120 се төзелеш-монтаж эшләре аркасында, 98 е - юл-транспорт вакыйгалары, 29 ы башка сәбәпләр нәтиҗәсендә булды. Кагыйдә бозучылар...

Бу ел башыннан бирле Татарстанда электр челтәрләре объектларын саклау зоналарында төзелеш-монтаж һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда кагыйдәләрне бозу һәм юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә һава һәм кабель линияләре терәкләрен зарарлауның 247 факты теркәлде. Шуларның 120 се төзелеш-монтаж эшләре аркасында, 98 е - юл-транспорт вакыйгалары, 29 ы башка сәбәпләр нәтиҗәсендә булды.
Кагыйдә бозучылар арасында төзелеш оешмалары, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре һәм физик затлар бар. Мәсәлән, "Нефтегазсвязьсервис" ҖЧҖ эшчеләре 6 киловаттлы кабель линиясен зарарлады. 1500 кулланучыга электр энергиясе бирүне Казан электр челтәрләре белгечләре 58 минуттан соң гына торгыза алдылар. Казанда агачлар утыртканда шулай ук 6 киловаттлы кабельгә зыян салынган иде. Нәтиҗәдә 1200 кеше электрсыз калды. Казан электр челтәрләре персоналының оператив эшләве аркасында гына кулланучыларга 1 сәгать эчендә энергия бирелә башлады, ә кабель линиясен ремонтлауга 4 сәгатьтән артык вакыт китте.
Электр челтәрләре инфраструктурасын зарарлауның барлык фактлары турында полициягә хәбәр ителде, аварияләр булган урыннарга ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырылды. Хокук саклау хезмәткәрләре гаеплеләрне ачыкладылар. Аларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 9.7 маддәсе нигезендә административ беркетмәләр төзелде һәм җәмәгать судларына, шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә җибәрелде.
Кагыйдә бозучыларга карата шулай ук дәгъва-иск эше алып бару өчен актлар төзелде. Зарарланган электр җиһазларын ремонтлау буенча нигезле исәп-хисап гаеплеләргә яисә транспорт йөртүчеләрнең гражданлык җаваплылыгы иминиятләштерелгән компанияләргә юлланды. Ел башыннан компания алып барган әлеге эш нәтиҗәсендә зыянның 700 мең сумы ирекле төстә түләнде.
Электр челтәрләре объектларын зарарлау очракларының күп булуы белән бәйле рәвештә "Челтәр компаниясе" ААҖ кисәтә: энергообъектларга якын урыннарда законсыз гамәлләр башкару транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә һәм санкциясез эшләр башкаручыларга зыян салырга мөмкин. Мондый хокук бозулар шулай ук кулланучыларның һәм социаль әһәмияткә ия объектларның озак вакытка электр энергиясез калуына китерүе ихтимал, ә бу кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
"Челтәр компаниясе" ААҖ барлык юридик һәм аерым затларның "Электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналары билгеләү һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалануның аерым шартлары кагыйдәләре"н төгәл үтәргә тиешлеген тагын бер кат искәртә һәм электр челтәре комплексы объектларын зарарлаган өчен административ җаваплылык турында исегезгә төшерә.
Электрүткәргеч линияләрнең саклау зоналарында барлык эшләр һичшиксез челтәр оешмасы белән килештерелергә тиеш. Шулай булмаганда электрүткәргеч линияләр янында барлык эшләр тыела.
Саклау зонасында эшләр башкаруга язма рөхсәт алу өчен язма гариза белән "Челтәр компаниясе" ААҖ гә (филиалга, район электр челтәрләренә) кирәкле эшләрне башкаруга кадәр 15 эш көненнән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Филиалларның эш графигы һәм эшчәнлек зоналары белән компаниянең www.gridcom-rt.ru тышкы сайтында "О компании - Филиалы" бүлегендә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев