Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда тәртип урнашырмы?

11 август иртәсе безнең өчен бик аянычлы башланды. Җиде яшьлек оныгымны, җәяүлеләр кичүен чыгып җиткәндә, туктап торган машина артыннан очып чыгып "Лада Приора" автомобиле бәрдерде. Ходайга шөкер, фәрештәләр канат җәйгәндер инде, оныгым исән-сау калды. Билгеле, бернәрсә дә эзсез генә узмый, бәрелү-җәрәхәтләнүләр булды инде. Шушы уңайдан күңелемдә күптән җыелып килгән фикерләрем...

11 август иртәсе безнең өчен бик аянычлы башланды. Җиде яшьлек оныгымны, җәяүлеләр кичүен чыгып җиткәндә, туктап торган машина артыннан очып чыгып "Лада Приора" автомобиле бәрдерде. Ходайга шөкер, фәрештәләр канат җәйгәндер инде, оныгым исән-сау калды. Билгеле, бернәрсә дә эзсез генә узмый, бәрелү-җәрәхәтләнүләр булды инде.
Шушы уңайдан күңелемдә күптән җыелып килгән фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Кешеләр! Без нишлибез, кая ашыгабыз, кая чабабыз? Ни өчен бер-беребезгә карата кешелеклелек, хөрмәт дигән нәрсәләрне бөтенләй оныттык?
Автомобиль йөртүчеләр җәяүлеләр кичүен бөтенләй санга сукмыйлар. Яшь йөртүчеләр бигрәк тә. Кичүләр турысына җиткәндә тизлекне сәгатенә 40 километрга калдыру билгесе торса да, аны күрүче юк. Урам юлларында кем нинди тизлек белән булдыра, шулай җилдерә. ГАИ машинасы күренсә аз гына акрынаялар анысы. Әмма бу кем өчен соң? Җәяүлеләр кичүен ясау өчен аз акчалар түгелмәгәндер бит. Ни өчен күз буйыйбыз? Инде хәзер җәяүлеләр юлларыннан барырга да куркыта башлады, бигрәк тә кибетләр турысында. Сиңа каян китереп бәрәселәрен көтеп йөрисе генә калды.
Акылыгызга килегез, кешеләр! Үзебез тудырган-үстергән газиз балаларыбыз, оныкларыбызның гомерен куркыныч астына куймыйк. Гомер бер генә бирелә бит. Әйләнә-тирәдәгеләрне, урам аша чыгучы җәяүлеләрне санга сукмыйсыз икән, алар урынына үзегезнең якыннарыгызны, балаларыгызны куеп карагыз.
ГАИ хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәсем килә: авыл урамнарында булса да тәртип урнашсын, кагыйдәләрне санга сукмаучы йөртүчеләргә карата катгый чаралар күрелсен иде.
фото pochit.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев