Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исемнәрен тарих саклый: Әлки районында Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Яшеллекә төренгән язгы мәлдә без янә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

 
Бу көн һәр кеше өчен аеруча кадерле, чөнки һәрберебезнең якыннары дошманга каршы көрәшкән, кемдер яу кырында башын салган, кемгәдер аннан исән кайтырга һәм тыныч тормыш төзергә насыйп булган. 


Җиңү көне мәңгелеккә тарихка кереп калган һәм ул һәр буынга фашизмны җиңә алуыбызны искәртәчәк.  Кызганыч, әмма Язгы Җиңү шатлыгын безнең белән уртаклашучы ветераннар саны елдан-ел кими бара. Дошманны тар-мар итүдә фронтта да, тылда да үзеннән зур өлеш кертүчеләрне онытмау – безнең бурыч. 


9 Майда район үзәгендә җиңүчеләрне зурлап, йөзләрчә кеше тантаналы парад сафында атлап узды. Алар: Әфганстан сугышы һәм башка кайнар нокталарда булучы ветераннар, янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре, район хастаханәсе коллективы, Базарлы Матак мәктәбенең яшь армиячеләре колоннасы, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең “Ритм” канун бозуларны булдырмау отряды, “Яшь гвардия” активистлары һәм авыл хуҗалыгы көллиятенең “Форпост” отряды. Иң соңыннан махсус транспорт колоннасы парады узды. 
Тантананы Алмаз Сафиуллин, “Әфганнан Чечняга кадәр” уен кораллы ансамбле, Базарлы Матак мәктәбе укучыларының концерт номерлары, мәдәният йорты һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән сәхнәләштерелгән күренешләр бизәде. 


Митингта район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов, район прокуроры Станислав Козлов, район полиция бүлеге җитәкчесе Ришат Насыйбуллин, ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин, районның имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев һәм благочинный, “Изге Троица” храмы рухание Андрей Зиньков, Россия Герое Раил Габдрахмановның әти-әнисе Лира Мөдәррисовна һәм Наил Хәсәнҗанович катнашты. 

“Россельхознадзор”ның Татарстан буенча   җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Сабиров – бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары иде.


Быелгы Җиңү бәйрәме үзенчәлекле – ул Украинада махсус операция алып барылу шартларында билгеләп үтелә. Тантаналы митингта вакытлы ялга кайткан сугышчылар Руслан Шәйхетдинов, Виталий Миронов, Анатолий Крылов, Николай Князев, Кирилл Маслов бар иде. 
Александр Никошин Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Украинадагы махсус операциягә мобилизацияләнгән әлкилеләрнең әниләре һәм хатыннарын, район кешеләрен һәм кунакларны сәламләде. 


–     Ел саен әлеге көндә без канкойгыч сугышларда Ватаныбыз иреге һәм якты тормышы өчен гомерләрен фида кылучыларны зур ихтирам белән искә алабыз. 78 ел элек, чыннан да,  коточкыч зур югалтулар бәрабәренә бар кешелеккә куркыныч тудырган фашизмның сырты сындырыла. Ул сугыш солдатлары хәзер юк дәрәҗәсендә, сугыш чоры балалары да – өлкән яшьтәге әби-бабайлар. 78 ел вакыт үтсә дә, Совет солдатының җиңүе үткәндә калмады, ул бүген дә безнең хәтердә. Ветераннарга булган ихтирамыбыз һәм хөрмәтебез чиксез. Хөрмәтле ветераннар, сез – безнең өчен каһарманлык, Ватанга тугрылык  үрнәкләре.


Алты райондашыбыз иң зур бүләккә  – Советлар Союзы Герое йолдызына лаек булган. Алар: Степан Крайнов, Зиннәтулла Исхаков, Кузьма Афанасьев, Алексей Чулков, Галимҗан Шаһивәлиев, Гордей Филиппов. 

Җиңү өчен никадәр Ватандашыбыз гомерләрен фида кылган. Ул куркыныч сугыштан күпләр гаиләләре янына әйләнеп кайта алмаган.  Әлкилеләр арасында аларның саны – 5000.  Бүгенге көндә районда Ватан сугышының бары бер инвалиды гына яши. 5 июньдә аңа 99 яшь тулачак. Шулай ук безнең арабызда 78 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның тол булып калган 20 тормыш юлдашы бар. Алар Җиңүгә ирешү өчен, көн-төн хезмәт иткән.
Бүгенге көндә дә имин тормышыбызга куркыныч яный. Ир-атларыбызга кулга корал тотып, янә илебез тынычлыгын сакларга туры килә.  Без аларга тизрәк сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телибез. Кызганыч, 7 якташыбыз Украина җирендә һәлак булды. Илдә тынычлык һәм алдагы буыннар өчен гомерләрен фида кылучыларга мәңгелек дан, – дип ассызыклады Александр Федорович. 


Һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. 


Аннары Александр Никошин ефрейтор Виталий Мироновка бүләкләрен тапшырды. Ул хәрби бурычын үтәгәндә  батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен” һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән. Тыл хезмәтчәннәре Ираида Казнова һәм Сафия Генановага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Махсус операция барган урыннарда бурычларны үтәгәндә күрсәткан батырлыклары өчен, Николай Князьбеев (Чуаш Шәпкәсе), Анатолий Крылов (Сихтермә) һәм Кирилл Масловка (Базарлы Матак) район башлыгының Мактау грамоталары бирелде. 


Республиканың авыл хуҗалыгы күзәтчелеге җитәкчесе Илсур Галиев  әлкилеләрне бәйрәм белән котлады һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. 


Тыл хезмәтчәннәре Ираида Казнова, махсус операциядә катнашучы Руслан Шәйхетдинов үсеп килүче буынга теләк-киңәшләрен җиткерде. Аларга җавап буларак Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Илфат Ситдыйков чыгыш ясады. 
Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәм аларга хөрмәт билгесе буларак Мәңгелек утка чәчәкләр һәм венок куелды. Мәктәп укучылары күккә шарлар очырды. 

Җиңү ядкарьләрендә – безнең тарих

Тантана барышында әлкилеләр һәм район кунаклары Бөек Ватан сугышы чорын күзалларга мөмкинлек бирүче көнкүреш кирәк-яраклары, хәрбиләрнең шәхси әйберләрен, кайбер коралларның аерым өлешләрен карый алды.  Җиңү көнендә Үзәк паркта күчмә музей эшләде. 
Вакыт һәрдаим алга бара, ә мөһим вакыйгалар тарихта кала. Кайбер истәлекле көн, бәйрәмнәрне онытырга ярамый, аларны белергә, лаеклы итеп билгеләп үтәргә һәм гореф-гадәтне алдагы буыннарга тапшырырга кирәк. Сугыш турында балаларыбызга ничек итеп сөйләргә, үсеп килүче буынга югалту ачысы, очрашу шатлыгы, кешеләрнең кайгысы һәм борчулары турында сөйләгәндә нинди сүзләр табарга? Сугыш тарихын, истәлекләрен саклауда, әхлак тәрбиясе бирүдә музей һәм һәйкәлләр гаять зур роль уйный.   
Үзәк паркта С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее һәм Базарлы Матак мәктәбенең “Сугыш даны” музее экспозицияләр тәкъдим итте. 


С.М.Лисенков исемендәге музей чын әйберләр – документлар, фотосурәтләр, Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларның әйберләрен, фронттан юлланган өчпочмак хатларны һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы материалларны алып чыккан иде. Экспонатлар арасында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Степан Крайновның хәрби формасы (ул аны 1955 елда Мәскәүдәге Җиңү парадына кия), Салих Гыймадиевның сугыш гимнастеркасы, Әсәдулла Хисмәтовның орден һәм медальләр тагылган костюмы да бар иде. 
“Сугыш Даны” музей экспозициясендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бабаларыбызның батырлыклары, якташларыбызның фронттагы һәм дошман тылындагы каһарманлыклары, сугыш бүләкләре турында күп кенә кызыклы материаллар, хатлар, документлар, газеталар, сугыш чоры фотосурәтләре тәкъдим ителде. Алар “Оркестр” хәрби-патриотик клубының эзләнү эшчәнлеге алып баруы нәтиҗәсендә табылган.  Әлеге төркем Сергей Платонов  җитәкчелегендә сугыш барган урыннарда казу эшләре белән шөгыльләнә. 
Сергей Андреевич сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында 40 миллионнан артык ватандашыбызның гомере өзелә. Әлеге төркемнең  бурычы – сугышчыларның сөякләрен табып, аларны хөрмәтләп җирләү. 


–     Без хәбәрсез югалган мөмкин кадәр күбрәк сугышчының сөякләрен табып, җиргә иңдерергә тырышабыз. Соңгы сугышчы җирләнгәннән соң гына сугыш тәмамлана, дип әйтәләр бит.  Бүгенге көндә Татарстан буенча гына да хәбәрсез югалган дип 130 000 кеше исәпләнә. Безгә аларны табып, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Сугыш булган районнарда булган экспедициядән без сугышчыларның шәхси әйберләрен, көнкүреш кирәк-яраклары һәм төрле кораллар табып алып кайтабыз. Аларны карап, яшь буын дошманга каршы көрәшкән геройлар язмышын белә, – ди Сергей Платонов. 


Менә шул бар табылдыклар  “Сугыш Даны” музее стеллажында үз урыннарын тапкан.

Солдат боткасы белән сыйладылар

Үзәк паркта “Кыр кухня”сы эшләде. Бәйрәмнең бар кунакларын да  солдат боткасы белән сыйладылар. Пешекчеләр бик тә тәмле итеп итле карабодай боткасы пешергән. Зурлар да, балалар да фронт ризыгын бик теләп авыз иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев