Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпар авылыннан тыл ветераны Габдулла Зәйнуллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләнде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль белән районыбызда беренче булып Иске Алпар авылыннан тыл ветераны Габдулла Зәйнуллин бүләкләнде. Юбилей медален аңа 90 яше тулган көнне район башлыгы Александр Никошин тапшырды.

Әтием Зиннәтне сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алдылар,–дип сөйли Габдулла ага Зәйнуллин. –Авылдан алар җигүле ат белән биш ир чыгып киттеләр. Мин авыл башына кадәр әтине озата бардым. Кыр капкасына җиткәч әти мине арбадан күтәреп төшерде, кысып кочаклап: “Улым, син йортта өлкән ир-ат булып каласың!” диде.  Ике кечкенә энекәшем бар иде, әти китеп берничә ай узгач сеңелем туды, тик ул бер яшькә дә җитә алмады, үлде. Бу вакытта инде без ярым ятимнәр идек – 1941 елның 4 августында әтинең һәлак булуы турында хәбәр алдык...

Сугыш елларында авылдагы, колхоздагы бөтен хезмәт Габдулла кебек үсмерләр, хатын-кызлар, картлар җилкәсендә кала. Буыннары да ныгымаган үсмер малайлар ат белән җир дә сукалый, үгез җигеп Тумба урманыннан агач та чыгара, йөзләрчә чакрымнан күтәреп-тартып чәчүлек тә ташый.

–Берсендә шулай яз башында Нурлаттан чаналар белән тартып чәчүлек орлык алып кайтабыз. Өс-баш начар, аякта сәләмә, тамак ач. Өзелеп ашыйсы килүдән күз аллары караңгылана. Чанадагы капчык тулы икмәк тә бит, ул – чәчүлек, бөртегенә дә кагылырга ярамый, граммынача үлчәп тапшырасы. Инде кайтып җиттек дигәндә, ни күрик – Чирмешәндә боз кузгалган... Капчыкларны чаналарга ныгытып бәйләп, бау белән аргы яктан сөйрәп алдылар. Ә үзебез муеннан бозлы су ерып елганы кичтек,–дип авыр хәтирәләрне яңарта ветеран.

Әмма нинди генә михнәтләр күрсәләр дә, ач-ялангач булсалар да, алар тешләрен кысып  түзәләр. Чөнки бу авырлыкларның Җиңү хакына булуын беләләр. Мең нужа белән үстерелгән икмәк тә, урманда киселгән-ташылган агач та фронт өчен, фашистларны тар-мар итү өчен кирәк булуын аңлыйлар.  Һәм килә ул тилмереп көткән Җиңү көне. Басуда сукада булган малайлар бу сөенечле хәбәрне ишетеп атларга атланып авылга кайталар. Ә анда халык үзе шатлана, үзе елый. Бик күпләрнең якыннары мәңге кайтмаска яу кырында калды бит...

Сугыштан соң Габдулланы ФЗОга алалар. Кемерово шәһәрендә штукатурчы һөнәрен үзләштерә ул (шахтер булу өчен яше җитми). Биредә дә үткен тырыш малай югалып калмый – дүртенче разрядлы штукатурчы була, бригадир итеп билгеләнә. Аны монда калырга кыстыйлар. Әмма үсмер туган авылын, якыннарын өзелеп сагына. Әнисе, энеләре өчен дә борчыла, әтисе аңа “син өлкән булып каласың!” диде бит. Качып кайтып китәргә карар кыла Габдулла. Бер тиен акчасыз, ризыксыз, вагон тоткаларына ябышып, печән эскертләрендә куна-куна туган ягына кайтып җитә ул.

Аннан соң тракторчылар курсларында укый, өч ел ярым армия сафларында – Кытайда хезмәт итә.

–Мин 17 яшемнән тракторда,–ди Габдулла ага.  –Хезмәтемне ХТЗ тракторында башлап җибәргән идем. Техниканың байтагында эшләдем. Берара тракторчылар бригадиры да булдым. Утыз елга якын– лаеклы ялга чыкканчы комбайнда хезмәт куйдым.

Җәен-көзен басуда урып-җыюда булса, кыш буе фермада азык кухнясында  эшли ул. Биредә дә булсын дип, намус белән хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.

Туган илгә  менә дигән биш егет – Ватан сакчылары үстергән мактаулы ата да әле ул. Кызганыч, улларының икесе вафат инде. Тормыш йөген бергә тарткан гомер юлдашы Сания дә бүген янәшәсендә юк.

Тугыз дистәне түгәрәкләгән Габдулла агага әле үз яшен бирмәссең дә. Аның күңеле көр, зиһене әйбәт. Күз тимәсен, колаклары яхшы ишетә, күзлексез укый. Өйгә килә торган газеталарның берсен дә калдырмый укып бара икән.

Габдулла ага – бәхетле картлык кичерүче хөрмәтле әти. Улы Рамил белән килене Гөлсирә тәрбиясендә җитеш-мул тормышта яши ул. Балалары, оныклары аны бик олылыйлар, киңәш-нәсихәтләрен тыңлыйлар. Бабай тормышыннан бик канәгать. Ә озын гомерле булуының серен сорашкач: “Гомер буе хәрәкәттә, хезмәттә булдым, тик утырырга яратмадым. Авыру-сырхауларга бирешмәвем бәлки иртәнге саф һаваны сулап яшәвемнәндер – мин гел таңнан аяк өстендә идем”,–дип көлемсөрәп җавап бирә.

–Хөрмәтле Габдулла абый, Сез туган ягыбызның чын патриоты. Туган районыбыз Әлкинең яшьтәше дә, горурлыгы да Сез. Бөек Җиңүне яулауга керткән өлешегез, туган төбәгебез хакына куйган хезмәтләрегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Юбилеегыз котлы булсын. Сау-сәламәт булыгыз, имин тормышта озак яшәгез!–диде район башлыгы Александр Никошин ветеранга истәлек медален тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев