Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Рамазан ае башлана

22 мартта бишенче намаздан соң Рамазан ае башлана.

 23 март – уразаның беренче көне. Ул 20 апрельдә төгәлләнә, соңгы Тәравих намазы 19 апрельдә  укыла.

Кайчан нәрсә ашарга мөмкин?

Ураза вакытында мөселманга сәхәр һәм ифтарда гына ашарга ярый. Сәхәр ул – таң атканга кадәр, ифтар – кояш баегыннан соң ашау һәм эчү. Кафе һәм рестораннарга бармыйча, намаздан соң гаилә табыны артында ашау яхшы.

Авыз ачканда, иң элек финик белән бер стакан су эчү яхшы.  Төрле ризыклар – җиләк-җимеш, яшелчәләр, кош һәм кызыл ите, сөт ризыклары, ярмалар  ашарга, төрле соклар, компотлар, үлән чәйләре һәм, һичшиксез, су эчәргә кирәк.

Сәхәрдә дә иң элек су эчәргә кирәк. Ул вакытта  иң яхшысы ярмалар, кузаклылар, яшелчәләр, чикләвекләр һәм җиләк-җимеш ашау яхшы. Ул үзеңне көн дәвамында тук хис итү мөмкинлеге бирә.

Рамазан аенда мөселманга күп күләмдә майлы, тозлы һәм ысланган, баллы ризыклар ашарга, газлы эчемлекләр эчәргә киңәш ителми. Уразада сәламәтлекне какшатмас өчен, дөрес туклану мөһим. 

Ураза бәйрәм 21 апрельдә авыз ачканнан соң башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев