Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең сорауга җавап бирәбез

Безнең җир участогы федераль милектәге җир белән күрше урнашкан. Торак йортка да, җир участогына да документлар әзер, ә чикләрне килештерү акты белән проблема килеп чыкты. Бу мәсьәләне кем белән килештерергә, кемнең шундый вәкаләтләре бар икән? Алинә Камартдинова (Республика кадастр палатасы директоры урынбасары) ситуацияне болай дип аңлатты: -Сезнең күршедәге җир участогының...

Безнең җир участогы федераль милектәге җир белән күрше урнашкан. Торак йортка да, җир участогына да документлар әзер, ә чикләрне килештерү акты белән проблема килеп чыкты. Бу мәсьәләне кем белән килештерергә, кемнең шундый вәкаләтләре бар икән?
Алинә Камартдинова (Республика кадастр палатасы директоры урынбасары) ситуацияне болай дип аңлатты:
-Сезнең күршедәге җир участогының федераль милектә булуы мәгълүм икән, "Рос-имущество"ның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, анда гариза, межалау планы проектын калдырырга һәм чикләрне килештерүне көтәргә кирәк.
Әгәр әлеге җир участогының кемнеке булуы мәгълүм түгел икән, исемлеге расланган рәсми газеталарның берсендә кадастр инженеры җир участогы чикләрен килештерү үткәрелүе һәм чикләрнең кайдан узуы уңаеннан дәгъваларның бер ай дәвамында кабул ителүе хакында белдерү урнаштыра. Дәгъвалар булмаган очракта чикләр килештерелгән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев