Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылында яшәүче Гөлсинә Галиуллина өченче мәртәбә “Татмедиа”дан бүләк отты. ФОТО

Районыбызда матбугатны иң күп укучы кем, дигән сорауга һич икеләнмичә: "Гөлсинә Галиуллина!" дип җавап биреп булыр иде. Карга авылында яшәүче бу ханым инде өченче мәртәбә "Татмедиа" басмаларына язылучылар арасында оештырылган бәйгедә җиңеп бүләк отты. Укучыларын да эзләнергә өйрәтә Карга төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллинаның һәм аның...

Районыбызда матбугатны иң күп укучы кем, дигән сорауга һич икеләнмичә: "Гөлсинә Галиуллина!" дип җавап биреп булыр иде. Карга авылында яшәүче бу ханым инде өченче мәртәбә "Татмедиа" басмаларына язылучылар арасында оештырылган бәйгедә җиңеп бүләк отты.
Укучыларын да эзләнергә өйрәтә
Карга төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллинаның һәм аның укучыларының уңышлары турындагы хәбәрләр безгә әледән-әле килеп ирешә. Я алар Казанда "Сөембикә көннәре"ндә чыгыш ясап югары бәя алганнар (бу бәйгедә инде 12 ел рәттән катнашалар), я "Дулкыннар" республика фестивалендә үзләрен күрсәткәннәр, "Яшь ТНВ" каналының махсус бүләгенә ия булганнар, татар теле олимпиадасында призер булуга ирешкәннәр… Ә инде мәктәптә төрле истәлекле даталар, язучыларның юбилейлары уңаеннан үткәрелүче әдәби кичәләр, концертлар турында әйтеп торасы да юк. Укучыларының ирешкәннәре артында остазлары Гөлсинә Әнвәр кызы тора, билгеле. Балаларга юнәлеш бирүче, аларны кызыксындыручы, оештырып-әйдәп торучы ул бит.
-Укучыларым туган телне һәм әдәбиятны бик әйбәт белсеннәр, татар теленең матурлыгын, сүз байлыгын тойсыннар, аны яратсыннар һәм киң куллансыннар иде, шуның өчен бөтен тырышлыгымны куям,-ди Гөлсинә ханым. -Төрле бәйгеләрдә катнаштырырга омтылуым да әнә шуның өчен. Аннан соң, балалар кеше арасына чыксын, республика күләмендә яшьтәшләре белән аралашсын, белемнәрен сынасын дим.
Шунысы да бик мөһим: бу педагог балаларны эзләнергә, иҗади эшләргә өйрәтә.
-Җиңел юл эзләмәгез, интернеттан күчереп алган әзер материалның кыйммәте шуның кадәр генә. Китап-лардан укып, газета-журналлардан табып алган мәгълүматлар гына югары бәяләнәчәк, дип гел кабатлап торам укучыларыма,-ди.
Һәр дәресен тәрбия сәгате итә белгән Гөлсинә ханым үзе дә гел эзләнә, яңалыкка омтыла. Ул коллективта беренчеләрдән булып компьютерны үзләштергән. Бүген әлеге заманча техниканы үз эшендә бик киң файдалана.
"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында оештырган бәйгесендә җиңү яулаган Гөлсинә Галиуллинаны без редакциягә чакырып тәбрикләдек, аңа бәйгедә откан бүләген- савыт-сабалар җыелмасын тапшырдык. Кирәк бит, бу көнне аны тагын бер сөенеч көткән икән.
-Бүләкләремне күтәреп мәктәпкә кайтып җитүгә хезмәттәшләрем шатлыклы хәбәр җиткерделәр.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Укытучының профессиональ үсеше" бәйгесендә катнашкан идем. Шунда грант отканмын!-дип шылтыратты безгә Гөлсинә ханым.
"Яңа газетаның исе үк тәмле"
Районыбызның бер мәктәп укытучысы бервакыт: "Безгә газеталарга язылырга кушалар",-дип зарланып торды. Бу сүз бик аптырашта калдырды. Укытучы була торып, кушмасалар, матбугатка язылмас иде микәнни?! Күңелгә уелып калган әлеге әңгәмә хакында Гөлсинә Галиуллинага да сөйләдем.
-Без һәр подписка чорында кочак-кочак газета-журналга язылабыз,-диде ул. -Хат ташучы көндәлек почтаны китерүгә, ирем Фаис белән икебез дә бөтен эшебезне янга куеп газеталарны кулга алабыз. Иң башта "Әлки хәбәрләре"н укып чыгабыз. Район хәбәрләре белән танышкач, чират "Ватаным Татарстан"га җитә. "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Казан утлары"н да кулдан-кулга йөртеп укыйбыз. Районда, республикада, илдә булып торган вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар без. Көндәлек матбугат белән танышып бармаган укытучыны күз алдына да китерә алмыйм мин. Гомумән, газета-журнал, китап укырга яратучы кеше белән аралашуы да рәхәт, андыйлар киң карашлы, бай фикерле була.
Галиуллиннар әле "Гаилә һәм мәктәп", "Салават күпере" журналларын да алдыралар. Соңгысы онык-лары өчен. Хәер, балалары үзләре дә күпләп газета-журналларга язылалар икән. Гөлсинә ханым укучыларын да газета-журнал укырга өйрәтә. "Сабантуй", "Ялкын" журналларында чыккан язмаларны дәресләрендә файдалана.
-Мин үзем газеталар өйгә килгәнче үк анда чыгасы язмаларны электрон вариантта укыйм. Район газетасы сайтына да көнгә берничә мәртәбә кереп, яңалыклар белән танышып чыгам,-ди Гөлсинә Әнвәр кызы. -Әмма барыбер басма матбугатны да алдырабыз. Аны кыштырдатып кулга тотып уку үзе бер рәхәт бит. Ирем Фаис әйтә, яңа газетаның исе үк тәмле, ди. Әниемнең сеңелесе - Рузалия матур апам 82 яшендә дә газеталарны "су кебек эчә". Ул әллә никадәр газета-журналга языла, һәркайсын башыннан ахырынача укып чыга. Газеталарга бүләк оту өчен язылмасак та, мондый бәйге оештырып халыкны кызыксындырган, призлар белән сөендергән өчен рәхмәт "Татмедиа" җәмгыятенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев