Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурс турында белеп алуга, анда катнашырга булдык...

Гади кешеләрне - безнең барыбызны гына түгел, хәтта галимнәрне дә гаҗәпкә калдырган салкын җәй җиләк-җимеш, яшелчәдән мул уңыш җыеп алу өметен көннән-көн киметә.

Бакчага чыгарып утыртылган помидорлар бик акрын гына рәтләнеп килә, кыяр ике-өч яфракта килеш утыра... Мондый кырыс шартларда яшелчә үстерүчеләргә теплица яисә полиэтилен пленка белән капланган түтәлләргә генә өметләнергә кала.
ФОТОЛАР
Безнең alki-rt.ru сайтында игълан ителгән теплицалар конкурсы да шул турыда сөйли. Кояш нурларыннан җылына торган бу гади генә корылмалар без яраткан помидор-кыярны табигать кыланмышлары белән бәйле сынаулардан саклый. Теплицаларда инде күптән кыяр өлгерә, редисны да ике-өч тапкыр үстереп җыеп алучылар бар. Салат, борыч, баклажан ишеләр җылы һәм дымлы һавалы поликарбонат "өйләрендә" үзләрен бик әйбәт хис итәләр.
Конкурска фотолар җибәрүчеләр арасында Казанда яшәүче Ирина Демидова да бар. Ул безгә менә шундый хат та юллаган:
"Конкурс турында белеп алуга, анда катнашырга булдык. Дөресрәге, конкурста дәү әтием катнаша. Ул инде өлкән яшьтә, мәгълүмати технологияләр белән "дус" түгел. Шуңа күрә мин, аның оныгы, дәү әтиемә булышам. Бабай белән әби төрле газета-журналлар яздырып алалар. Минемчә, аларның иң яраткан газеталары "Алькеевские вести". Чөнки почта тартмасыннан газетаны алуга бөтен эшләрен ташлап шуны икәүләп укырга ябышалар. Алар миңа конкурс турында әйттеләр, анда катнашучылар җибәргән рәсемнәрне күрсәттеләр. Сиздем, сөекле бабам да катнашырга тели бәйгедә.
1940 нчы елда туган бабам Геннадий Петрович Демидов гаять тыйнак, минемчә, кабатланмас кеше. Мин аны Мичурин дип саныйм, чөнки үсемлекләр турында белмәгәне юк. Кышын ук инде ул орлыклар сайлый, кайда нәрсә утырту турында уйлана. Ә кыш ахыры җиткәч, теплицасына үсентеләр чыгара. Элек аның пленка белән капланган иске генә теплицасы бар иде, күптән түгел яңаны төзеп куйды. Теплицаны бабам мич ягып җылыта. Анысын да үзе ясады, торбалар сузды. Дәү әни белән бергәләп авыр сугыш арты елларында алар алты бала үстергәннәр. Ел саен беренче майга шәһәрдә яшәүче балаларын һәм оныкларын кунакка көтеп, бабай теплицасыннан беренче уңышны - язгы бик тәмле, хуш исле, кетердәп торган кыярларын җыеп керә. Быел кунакка Россия көнендә кайттык, һәм инде бәйрәм өстәленә салатны кыяр, яшел суган һәм редистан гына түгел, иң беренче тәмле кызыл помидорларын да кушып ясадык.
Минем уемча, район газетасы оештырган конкурс бик кирәкле. Яшь кеше булсам да, хезмәт сөючән бабама карап аңардан үрнәк алам. Аның киңәшләрен исемдә калдырырга тырышам. Бабамның әлеге конкурста җиңүен бик нык телим. Чөнки аларга игътибар, үзләренең әле карт түгеллекләрен, бу тормышта безгә кирәклекләрен аңлау мөһим бит".
Инде конкурска фоторәсемнәр кабул итүне туктатып, җиңүчене ачыклау өчен тавыш бирүгә күчәбез. Укучыларыбыз бу юлы да актив булыр, уңган, булдыклы райондашларыбыз - теплица хуҗаларына бәйгедә җиңәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев