Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Кошки авылыннан мобилизацияләнгән Александр Каштанов: “Взвод өчен азык-төлекне барып алабыз”

Өлешчә мобилизация чорында Кошки авыл җирлегеннән хәрби хезмәткә чакырылган Александр Каштанов белән район башлыгы Александр Никошин очрашты.

 Әлеге очрашуга Александр  хатыны Ольга белән чакырылганнар иде.
Александр Никошин үзе дә берничә көн элек кенә Украинаның Лисичанск һәм башка шәһәр, авылларында булып кайткан иде. Ул андагы тормышны, хәлләрне яхшы белгәнгә, күбрәк Александрдан нинди бурычлар үтәве белән кызыксынды.


Егетебез Херсон өчлкәсенең Новая Каховка шәһәрендә полиция хезмәтен башкара икән. Александрның күкрәгендә “Сугышчан батырлыгы өчен” медале  тагылган. Соңрак мин анардан әлеге медальне ни өчен бирүләре белән дә кызыксындым.


–    Безнең патруль группасы блок-постлардан качып елга аша йөзеп чыгарга җыенган кешене сак астына алган өчен медаль белән бүләкләнде, – диде Александр.


Якташыбыз кыска вакытлы ялга үзенең бертуган энесе Петр белән кайткан икән. Петр – Спас районы Кузнечиха авылында яши. Алар анда да бер взводта хезмәт итәләр. Александр гаиләсе Кошки авылында яши. Тормыш иптәше Ольга – мәдәният йорты директоры. Бик оста оештыручы, актив хезмәткәр. Ольга район җитәкчелеге тарафыннаналарга зур игътибар бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. Александрның әтисе бик каты чирләп киткән икән. Аны Казан больницаларына йөртү өчен районнан автомобиль биргәннәр. Бу аларга зур ярдәм булган.


Александр үзе Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган. Ул 2021 елдан Ульяновскидагы бер танк часте белән килешү төзеп, хәрби курсларда да булып кайткан. Аңа кабат армиядә хезмәт итү авыр булмаган. Гомумән, егет үзенең Украинада барган махсус операциядә катнашуыннан бернинди зар белдермәде.


"Шәһәрдә тормыш тынычмы?" – дигәч кенә: 


–    Бик сак, уяу булырга кирәк безгә. Халык арасында төрле фикерле кешеләр бар. Теге яктан кире агитацияләр дә үтеп керә, – диде Александр.


Алар азык-төлек, кием-салым белән тулысынча тәэмин ителгәннәр икән. “Һәр атнада взвод өчен азык-төлек барып алабыз, үзебез хәзерләп ашыйбыз”, – ди егет.


Александр Никошин Александр Каштановка Украина җирендә барган махсус хәрби операциядә бурычларын батырларча үтәгәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район җитәкчесе Александрга тизрәк исән-имин гаиләсенә әйләнеп кайтуын теләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев