Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балалы Сәлаховлар – Югары Әлкинең иң уңган гаиләләренең берсе

“Гаилә” сүзе рус телендә “җиде мин” мәгънәсендә яңгырый. Гомумән, гаиләнең элек-электән килгән асылы да шул бит – ул ишле булсын, үз түбәсе астында күп туганнарны берләштерсен. Әнә Югары Әлки авылында яшәүче Данис һәм Гөлназ Сәлаховлар гаиләсе кебек.

Күптән түгел Данис белән Гөлназның бишенче уллары туды. Бу хәбәрне ишетеп кем генә сокланмады икән. Әлеге  гаиләне белүче танышларымның сөйләшүе шаһиты булырга туры килде. “Бала тапкан саен яшәрә, матурая гына бара Гөлназ”,–ди берсе. “Ире әйбәт аның. Андый эшчән, уңган ир белән яшәү хатын-кыз өчен бәхет ул”,– дип өстәп куйды икенчесе.

Бу гаиләне  барып күрәсебез килсә дә, эпидемия вакытында яшь балалы йортка бару бик дөрес булмас, дидек. Әле бит Данис белән Гөлназның өлкән яшьтәге әтиләре дә бар, аның исәнлеге дә бик әйбәт түгел икән.

Гөлназ белән телефон аша  аралаштык. Ничек шулай күп бала табып үстерергә карар итүләре белән кызыксынабыз.

–Алдан планлаштырып түгел, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бирдек. Ике олы улымнан соң, кыз булмасмы, дип көткән идем. Хәзер инде алай уйламыйм. Кызмы ул, малаймы – аерма юк, һәркайсы газиз, һәрберсенең дөньяга килүе зур шатлык. Иң мөһиме, исән-сау гына булсыннар,–ди Гөлназ.

–Ирегез Данис та күп балага шатмы?

–Сөенеп туя алмый, балаларны бик ярата. Һәр бала үз ризыгы белән туа, саулык булсын, һәммәсен аякка бастырырбыз, ди.

Олы уллары Динар 21 яшьтә, Казанда вузда укый. Дилүс – 16 да, Казанда көллиятнең беренче курсын тәмамлый.  10 яшьлек Илназ өченче сыйныф укучысы. Динас балалар бакчасына йөри, аңа декабрьдә өч яшь тула. Даниль әле апрель азагында гына дөньяга килгән.

Гөлназ балаларының барысын да үзебезнең район хастаханәсендә тапкан. “Безнең бәби тудыру бүлегендә пациентларга мөнәсәбәт бик әйбәт. Хәзер  инде яңартылган бинада шартлар да искиткеч яхшы. Төпчегемне табарга Чистайга барырга тәкъдим иткәннәр иде, ризалашмадым, үзебездә бәбиләдем. Табиб Эма Шәйхетдинова дүрт улыма дөньяга килергә ярдәм итте, бу компетентлы белгечкә бик рәхмәтлемен”,–дип сөйли күп балалы әни.

Гөлназ декретка кадәр авылдагы башлангыч мәктәптә укыткан. Ә ире Данис зур шәхси хуҗалык белән мәшгуль. Алар 20 савым сыеры асрыйлар. “Кече ферма” дәүләт программасы нигезендә терлек абзарларын янкорма салып зурайтканнар.

Сүз дә юк, терлек асрау күп хезмәт, тырышлык сорый торган эш.

–Мәшәкате күп булса да, проблемасы чыгып торса да, эше барның ашы да бар. Хезмәттән курыкмыйбыз, барын да үзебез эшләргә тырышабыз. Шөкер, хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә күрәбез,–ди Гөлназ.

Зур йорт хуҗабикәсе, күп бала анасы булса да, Гөлназда һич тә арыганлык-йончыганлык сизелми, аның сөйләшүеннән дә шатлык бөркелеп тора. Бу хакта сүз кузгаткач, ул көлемсерәп:

–Хуҗалыктагы хезмәтне ирем, улларым башкара бит. Терлекләрне карыйлар, ашаталар, аппарат белән савалар да.  Алар миңа бернинди авыр эш эшләтмиләр,–дип җавап бирде. –Улларым – зур ярдәмчеләрем. Кирәк икән, ашарга да пешерә беләләр, кечкенә энеләрен дә бик оста карыйлар. Зур хуҗалыкта эш күп булса да, бергәләп аралашырга да, ял итәргә дә вакытыбыз кала.  

Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган. Сәлаховларда да ул шулай. Бу гаиләдә бер йодрык булып биш егет үсә. Әти-әниләренә ышанычлы терәк, илгә лаеклы гражданнар булыр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев