Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырыкалдарлар җинаяте корбаны булмас өчен киңәшләр

Мошенниклык кешеләрнең тыныч тормышына комачаулаучы актуаль бер проблемага әйләнде.

Аферистлар үзләренең яман гамәлләре өчен күбесенчә иң яклаучысызларны - пенсионерларны, инвалидларны, балаларны сайлыйлар. Аларның кешеләрне алдау юллары күп төрле. Кырыкалдарлар сезгә социаль һәм медицина, газ предприятиесе хезмәткәрләре төсендә килергә мөмкиннәр. Кайберләре кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең ышанычын яулар өчен арзанлы товарлар, дарулар, хәтта матди ярдәм тәкъдим итәләр. Ә соңгы елларда кәрәзле элемтә мәгълүматларын файдаланып эш итүче кырыкалдарлар активлашты.
Шулай ук Интернет челтәрен кулланып, алдау юлы белән кешеләрнең акчаларын кулга төшерергә тырышучылар ишәйде. "Хокук саклау органнары" хезмәткәрләре исеменнән мошенниклык гамәлләре кылучылар да байтак. Андыйлар кешеләргә шылтыратып, туганнарының авариягә яисә бүтән күңелсезлеккә тарулары хакында хәбәр итәләр, "җинаять эше кузгатмый калу өчен" акча таләп итәләр. Үзләрен теге яки бу радиостанция алып баручысы дип атап, приз отуы хакында хәбәр итүчеләр, ә аны алу өчен билгеле бер счетка акча күчерергә үгетләүчеләр дә бар.
Соңгы вакытта мошенниклар түләү картасының пин-коды "ябылган" яисә аны алыштырырга кирәк дигән хәбәрләр җибәреп кешеләрне алдый башладылар. Алар "разблокировка" өчен төрле манипуляцияләр башкарырга тәкъдим итәләр. Боларны эшләсәң, бераздан исәп-хисап счетыннан акчаларың югала.
Кырыкалдарлар җинаяте корбаны булмас өчен менә бу киңәшләргә колак салыгыз:
-паникага бирелмәгез, акча җыя башларга ашыкмагыз;
-якыннарыгыз хакында сүз бара икән, ничек булса да алар белән элемтәгә керергә тырышыгыз;
-кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез;
-беркайчан да акчагызны таныш булмаган кешеләргә тапшырмагыз;
-беркайчан да үзегезгә билгеле булмаган абонентларның исәп-хисап счетларын тулыландырмагыз;
-үзегез катнашмаган конкурсларда яисә лотереяларда бүләк отуыгыз турындагы хәбәрләргә ышанмагыз;
-отыш турындагы мәгълүматны һичшиксез стационар телефоннан яисә компаниянең рәсми сайтында тикшерегез;
-беркайчан да почта аша үзегезгә таныш булмаган адресларга, счетларга акча салмагыз;
-таныш булмаган кешеләргә үзегезнең банк картасы номерын, шулай ук яшерен кодларны әйтмәгез, аларны сез генә белергә тиеш;
-очраклы танышларга ышанмагыз, аларга үзегезнең акчаларыгыз турында сөйли күрмәгез - бу мәгълүмат сезгә каршы файдаланылырга мөмкин.
Алексей Савинов, район эчке эшләр бүлекчәсенең полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы, полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев