Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лев Яковлевич Миндрюков бүгенге көндә Базарлы Матакның бердәнбер сугыш ветераны

Лев Яковлевич Миндрюков бүгенге көндә Базарлы Матакның бердәнбер сугыш ветераны,

ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, империалистик Япониягә каршы сугышта катнашкан.
Гомер елларының унынчы дистәсен башласа да, Лев Яковлевич элеккечә ачык күңелле, хәрәкәтчән әле. Ул тормышында булган вакыйгаларны бөтен вак- лыклары белән хәтерли. Әйтергә кирәк, ветеран авыр да, гаять кызыклы да тормыш юлы үткән. Күңеленең яшь калуы, гомеренең озын булуы серләрен ветеран үзе ачып салды.
-Мин рус әнкә үстергән чуаш баласы. Әти-әниләрем Югары Кәчинеке иделәр, бик иртә үлеп киттеләр. Миннән кала гаиләдә тагын биш бала ятим. Шуның өстенә әтинең үз әниебез үлгәч өйләнгән хатынының да балалары безгә кушылган. Шулай да без үзебезне тома ятим итеп тоймадык, чөнки үги әниебез Клавдия Кузьминична балаларны аякка бастыру өчен барысын да эшләде. Бик кырыс, пөхтә һәм эшчән хатын иде ул,-дип башлады гомер юлы турындагы хикәясен Лев Яковлевич.
Балалык белән үги әнисенең таләпчәнлегенә үпкәләп тә алгалаган малай. Әмма шундый тәрбия тормышында бик тә кирәк булган.
-Ничек кенә авыр булмасын, әни безнең беребезне дә ташламады, балалар йортына тапшырмады, ачка үләргә бирмәде. Мин әле хәзер дә алабута кушып пешергән кабартманың ачы тәмен яхшы хәтерлим,-ди ветеран.
Бераз үскәч Лев урман заводына эшкә урнашып 600 грамм икмәк паюгы ала башлый. Кече энесе Ким автомобильләр шинасы ябыштырып, гаиләгә ике кило икмәк алып кайта. Шулай көн күрәләр.
1943 елда Левны армиягә чакыралар һәм Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул анда элемтәче булып хезмәт итә.
-Мин хәзер дә үги әнинең әнисен - әбиебезне рәхмәт хисләре белән искә алам. Мине фронтка җибәрүләрен белгәч, ул сарык йоныннан оекбаштан калынрак, киез итектән нечкәрәк бертөрле тула оек ясатты. Итек биргәндә үзеңә зуррагын сайлап ал, диде ул. Дөрес, безгә итек эләкмәде, ә менә ботинканың үземә кирәгеннән дүрт размерга зуррагын бирделәр. Әбинең тула оегын, аның өстеннән ике пар портянка төреп, шушы ботинкаларны киеп куя идем. Шулай сугыш беткәнче йөрдем. Алар минем аякларымны туңудан да, бозылудан да саклады,-дип бер кызык итеп искә төшерде Лев Яковлевич. Аннары хикәясен дәвам итте:
-1945 елның 9 августында ил чиген үтеп Харбинга юнәлдек. Японнар безнең гаскәр һөҗүменә чыдамыйча бик тиз чигенделәр. 3 сентябрьдә безне Төньяк Кореяга алып киттеләр, японнардан калган казармаларда яшәдек, шушы территориядә тотрыклылыкны сакладык,-ди ветеран.
Ул 1950 елда демобилизацияләнә. Туган ягына әйләнеп кайткач, башта Тумбада мәдәният йорты директоры, Тельман исемендәге урман комбинатының комсомол секретаре булып эшли. Аңа күптөрле хезмәтләр башкарырга туры килә. Әле Юхмачы район үзәге булганда авыл советларына сайлауларны үткәрешә. Ә инде үзәк Базарлы Матакка күчкәч, партиянең район комитетында эшли. Ул Матакта күп кенә социаль объектларны төзүдә катнаша.
-Кем генә булып эшләргә туры килмәде миңа! Авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар буенча инженер, "Дружба" колхозының партком секретаре, кино челтәре җитәкчесе… Гомеремнең 16 елдан артык вакытын почта начальнигы булып эшләдем. Аның бинасын төзүдә катнаштым. Ул елларда почта районга бик күп килә иде, кешеләр актив рәвештә хат язышалар, бер-берсенә почта аша бандерольләр, посылкалар салалар. Районның барлык сәүдә нокталарыннан акчаны инкассацияләү белән дә шөгыльләнә идек. Эштә төрлесе, хәтта куркыныч очраклар да булгалады,-ди әңгәмәдәшем.
Лев Яковлевич 34 ел буе район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең казначее була. Тормыш иптәше Надежда белән 63 ел бергә гомер кичерәләр, ике кыз үстерәләр. Аларның хәзер өч оныклары, ике оныкчыклары бар.
-Лев Яковлевич, ничек уйлыйсыз, гомерегезнең шундый нәтиҗәле һәм озын булуының сере нидә,-дип сорадым мин ветераннан.
-Белмим шул, сәбәпләре күптер. Һәр хәлдә нәселдәнлек түгел, чөнки әти-әниләрем дөньядан иртә китте. Бәлки, туктаусыз эшләүдәдер. Гомеремне тормыш иптәшем На-дежда да, табиблар да озынайта, рәхмәт аларга,-дип елмайды ул. Ә хатыны болай дип өстәп куйды:
-Лев Яковлевич бик әйбәт, ачык күңелле кеше. Аннары шунысы да бар, гомерендә тәмәке тартмады, аракы белән дус булмады. Шуңа да Ходай аны озын гомер белән бүләкләгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев