Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лисичанск шәһәренә чираттагы ярдәм озатылды

17 мартта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әлки районы җирле бүлегеннән Лисичанск шәһәре кешеләренә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

  Бар кирәк-яраклар төялгән йөк башта Волгоград шәһәренә барып җитәчәк. Анда ул “Бердәм Рссия” партиясенең төбәк бүлеге гуманитар йөкләре автоколоннасына кушылачак. Машиналарны партиянең Татарстан бүлегенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата барачак.  


“Бу – районыбызның “Бердәм Россия” партиясе бүлеге оештырган икенче ярдәм. 20 тонна кирәк-ярак төялгән машиналар беренче тапкыр Лисичанск шәһәренә  20 октябрьдә озатылган иде”, – диде “Бердәм Россия” сәяси партиясе район бүлегенең башкарма сәркатибе Гөлшат Хәлиуллина. Бу очракта 15 тоннадан артык әйбер җыелган. Хәрбиләр, җирле халык өчен беренчел кирәк-яракларны җыюда районның мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, “Кызыл Шәрык” җәмгыяте эшчеләре, авыл җирлеге башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары катнашкан. Гомумән алганда, бу йөк тә, башкалары кебек үк, илебезгә төшкән афәткә битараф булмаган төбәгебезнең бар халкы ярдәме ул.  


–    Районның мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм буларак кирәк-яраклар туплауда бик актив катнаша. Бу юлы без 2 тоннадан артык әйбер җыйдык. Моны көн ярымда эшләдек. Кешеләр безгә юлланган исемлек буенча ни кирәк, барысын да алып килде. Монда төрле азык-төлек, ярамалар, бал-кайнатма, савыт-сабалар, кәстрүл-чиләк тә бар. Көннәр җылынуга карамастан, кирәге чыгарга мөмкин дип, оекбаш бәйләү дә дәвам итә.  Әлеге эш районның барлык авыл клубларында да диярлек оештырылды. Олы яшьтәге ханымнар да, яшьләр дә йонны теттеләр дә, эрләделәр дә, бәйләделәр дә. Бу эштә Югары Әлки, Карга, Югары Кәчи авылларын аерып әйтәсе килә, алар ярдәмне аеруча күп җибәрде, – диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. 


Гуманитар йөк төягән машинаны озатырга, хәерле юл теләргә район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әлки җирлеге бүлеге сәркатибе Александр Никошин, партиянең җирле бүлеге вәкилләре, яшь гвардиячеләр, “Форпост” отрядының актив катнашучылары, җирле халык килгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев