Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки бала тудыру йортыннан бүген районның быелгы беренче нарасыен чыгардылар

Районның быелгы беренче сабые көттереп кенә туды. Ул район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 15 гыйнвар иртәсендә дөньяга аваз салды. Елның беренче нарасые – ир бала, ул 3170 грамм авырлык белән туган, буе 50 сантиметр. Әнисе белән бәләкәчне хастаханәдән тантаналы төстә чыгардылар. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.

Яңа 2020 елда районыбызның беренче нарасые – Базарлы Матакта яшәүче Денис һәм Рәзинә Шипигиннарның икенче баласы. Аңа Данил дип исем кушарга булганнар. Дүртенче яшь белән баручы кызлары Диана да энесен каршыларга килгән.

Денис Шипигин район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары булып эшли, ә Рәзинә – “Әлки” кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер.  Күптән түгел алар яшьләр программасы буенча иркен яңа йорт өлгертеп кергәннәр. Кызлары булгач, әти кеше, билгеле инде, нәсел дәвамчысы – малай тууын көткән. Зур чәчәк бәйләме тотып хатыны һәм бәләкәч улын каршыларга әзерләнүче Денисның сөенече йөзенә чыккан. Ике яктан  дәү әти-дәү әниләр, туганнар да куанычларын яшерми. Арадан берсе: “Елның беренче баласы булуы өстенә, зур бирнә белән дә туды бит әле нарасыебыз”,–дип, быелдан ана капиталының артуына ишарәләп куйды. Шунысы да бар (что примечательно), Россия Президенты  бала үстерүче гаиләләргә саллы ярдәм чараларын тәкъдим иткән юллама белән чыккан көнне дөньяга килгән Данил.

Елы да бик истәлекле бит әле. Быел республиканың 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм районыбыз төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Әнә шундый юбилейлар елында районда беренче булып туган Данилны хастаханәдән өенә озату чын бәйрәм төсен алды.  Район башлыгы Александр Никошин, сабыйның әти-әнисен котлап, аларга “ТАССРга -100 ел” истәлек билгесен тапшырды. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина Шипигиннарга улларының туу турындагы таныклыгын бирде (вручила, передала). Баш табиб Светлана Одушкина һәм башкалар да тәбрикләүләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Һәм һәркайсы Денис белән Рәзинәгә бәби тудыру бүлегенә кабат килүләрен, гаиләләренең ишле һәм бәхетле булуын теләделәр.

Денис Шипигин исә Эма Шәйхетдинова җитәкчелегендәге бала тудыру бүлеге коллективына игелекле һәм җаваплы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте.

–Данилның аягы җиңел булды. 18 гыйнварда бүлектә тагын бер нарасый – кыз бала  дөньяга килде,-ди акушерка Наталья Гнеденкова.

Кызчык Базарлы Матакта яшәүче  23 яшьлек Зөлфия Стюфееваның өченче баласы. Ире Сергей белән аларның 6 яшьлек уллары Александр, 4 яшьлек кызлары Дарина  үсеп килә. Яңа туган кызларына Милана дип исем биргәннәр.

–Гаиләнең бәхете балаларда дип уйлыйм мин. Һәр бала үз бәхете белән туа. Хәзер әнә балалы гаиләләргә күп төрле пособиеләр гамәлгә кертелә. Болар барысы да балаларны үстерү өчен зур ярдәм булачак бит,- ди Зөлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев