Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ДОСААФ оешмасы җитәкчесе сугыш ветеранын котлады

Базарлы Матакта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков бу көннәрдә Җиңү бәйрәме белән күп котлаулар ала.

Бүген ветеранны район ДОСААФ җәмгыяте рәисе Марат Хөснетдинов өенә барып тәбрикләде. Ул Лев Яковлевичка яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашкан өчен зур рәхмәт белдерде һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән кайнар котлап, җылы теләкләрен ирештерде. Ул ветеранга шулай ук бәйрәм күчтәнәче – азык-төлек җыелмасы тапшырды. Тәбрикләүләргә район ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин да кушылды.

“Бөек Җиңүнең 75 еллыгы төрле чикләүләр кертелгән чорда үтсә дә, ул илебез һәм һәммәбез өчен иң олы, иң әһәмиятле, иң шатлыклы бәйрәм булып кала. Фашистларны җиңгән, илгә азатлык яулаган ветераннарны кайгырту, олылау – безнең бурычыбыз”, - диде Марат Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев